Укучыларда уку грамоталылыгын формалаштыру буенча вебинар
2021 елның 19 ноябрендә «Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты» өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт автоном мәгариф учреждениесенең авторлык педагогик мәктәбе лабораториясе «Русское слово – учебник» нәшрияты (Мәскәү шәһәре) белән берлектә «Уку грамоталылыгын формалаштыру» дигән вебинар уздыра.
Чара рус теле һәм әдәбияты укытучыларына адреслана.
Вебинарны алып баручы: Виноградова Елена Алексеевна, «Русское слово – учебник» нәшрияты методисты (Мәскәү шәһәре).
Лектор үз чыгышында цифрлы белем бирү мохите шартларында рус телен һәм әдәбиятын укытуның актуаль мәсьәләләренә кагылачак.
Вебинар онлайн режимда Zoom платформасында 10.00 сәгатьтә (Мәскәү) узачак.












