• Русский
  • Татарча

Анонсы и Новости

«Легион» нәшриятының яңа укыту-методик әдәбияты күргәзмәсе


Китапханә-мәгълүмат бүлегенең уку залында "Легион" нәшриятының 2020 елда дөнья күргән яңа әдәбият күргәзмәсе уза.

Мәктәп предметлары буенча ВПР га әзерлек өчен укыту-методик әсбаплар, шулай ук БДИга әзерлек өчен инглиз теленнән әзерлек дәфтәре, «Письмо» бүлеге тәкъдим ителде.

«Легион» нәшриятының күргәзмәдә тәкъдим ителгән яңа әдәбияты исемлеге.

Татарстан Республикасы мәктәпләрендә дистанцион белем бирүне оештыру өчен «Ачык мәктәп» платформасы

Татарстан Республикасында махсус санитар-эпидемиологик режим кертелүгә һәм республика мәктәпләрендә дистанцион белем бирүне оештыруга бәйле рәвештә, ТР Мәгарифне үстерү институтының «Ачык мәктәп 2035» ресурс үзәге (алга таба - Үзәк) укучылар белән дистанцион дәресләр уздырганда педагогларга https://2035school.ru адресы буенча яңа форматтагы мәктәп дәресләре булган «Ачык мәктәп» онлайн-платформа (алга таба - Платформа) материалларын кулланырга киңәш итә.

Яндекс.Дәреслек - дистанцион укыту

Хөрмәтле коллегалар!

Короновирус аркасында карантин кертелү сәбәпле, Яндекс вебинарлар челтәрен яңартты (хатка беркетелгән) һәм аларда Яндекс.Дәреслек ярдәмендә дистанцион белем бирүне оештыру буенча вебинарлар өстәде. Шулай ук, төбәк соравы буенча вебинарларны конкрет дата һәм вакытта уздырырга мөмкин.

Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре педагогларын билингвизм шартларында мәктәпкәчә яшьтәге балаларга тел өйрәтү буенча укыту тәмамланды


Татарстан Республикасы муниципаль районнары мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләреннән 29 кеше 72 сәгать күләмендә ТР Мәгарифне үстерү институтында дистанцион һәм көндезге формаларда белем алды (кураторы - Мифтахетдинова Н.Р.). Курстагы чаралар кысаларында лекцияләр, «Рус телен өйрәнәбез», «Татар телендә сөйләшәбез», «Туган телдә сөйләшәбез» УМКларын тормышка ашыру процессын проектлау, балалар бакчаларында тел һәм үсеш предмет-пространство тирәлеген булдыру буенча гамәли дәресләр оештырылды. Шәхси һәм һөнәри компетенцияләрне формалаштыру һәм үстерү буенча практик дәресләр тренинглар һәм эшлекле уеннар рәвешендә үткәрелде.

А.М. Бутлеров исемендәге I республика фәнни-гамәли конференциясе


«Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты» дәүләт автоном мәгариф учреждениесе 2020 елның 14 мартында Казан шәһәре Яңа Савин районының 177 нче лицей базасында рус химихы, рус химикларының «Бутлеров мәктәбе»нә нигез салучы, органик матдәләрнең химик төзелеше теориясен булдыручы А.М. Бутлеровка багышланган конференция үткәрде.

Игътибар! «Неокнига» II Республика фәнни-гамәли конференциясенең финал турына узган катнашучылар исемлеге


Хөрмәтле «Неокнига» II Республика фәнни-гамәли конференциясендә катнашучылар!

Конференциянең финал турына узган катнашучылар исемлеген тәкъдим итәбез. Игътибар итегез, конференциянең Нигезләмәсе нигезендә кайбер эшләр башка секцияләргә күчерелде.

Төбәкара конференция: «Хәзерге заман мәгарифе шартларында яшь белгечләрне һөнәри социальләштерү механизмы буларак, мәктәп белән вузның үзара хезмәттәшлеге». «РОСНАНО мәктәп лигасы» проекты ресурсларыннан эффектив файдалану» түгәрәк өстәле


2020 елның 13 мартында Буа шәһәренең 2 нче лицее базасында «Хәзерге заман мәгарифе шартларында яшь белгечләрне һөнәри социальләштерү механизмы буларак, мәктәп белән вузның үзара хезмәттәшлеге» темасына төбәкара конференция үткәрелде. Конференция кысаларында табигый фәнни белем сыйфатын күтәрүдә «РОСНАНО мәктәп лигасы» проекты ресурсларын эффектив файдалану» зональ түгәрәк өстәле оештырылды.

«Халык костюмы» авторлык остаханәсендә катнашырга чакырабыз


«Традицион культура һәм мәгариф пространствосы» федераль инновацион мәйданчыгының мәгариф проектын гамәлгә ашыру кысаларында 2020 елның 28 апрелендә «Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты» өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт мәгариф учреждениесе «Халык костюмы» авторлык остаханәсен уздыра.

Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты «Француз теле. Икенче чит тел» кабаттан һөнәри әзерлек өстәмә һөнәри программасы буенча тыңлаучылар җыю турынла игълан итә.

Хөрмәтле укытучылар!

Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты «Француз теле. Икенче чит тел» кабаттан һөнәри әзерлек өстәмә һөнәри программасы буенча тыңлаучылар җыю турында игълан итә. Укулар практик юнәлештәге характерда булачак. Курсларны уңышлы тәмамлаган тыңлаучылар кабаттан һөнәри әзерлек үтү турында дәүләт үрнәгендәге диплом алачаклар.

Туган (татар) тел һәм әдәбияты укытучыларының республика семинары

2020 елның 11 һәм 12 мартында Казан шәһәре һәм Татарстан Республикасы туган (татар) теле һәм әдәбияты укытучыларының квалификациясен күтәрү кысаларында «Хәзерге шартларда туган (татар) телен һәм әдәбиятын укыту методикасында яңа алымнар» (үткәрү сроклары: 25.02.2020 елдан 14.03.2020 елларга кадәр) темасына Казан шәһәре Совет районының «Абдулла Алиш исемендәге 20 нче гимназия» муниципаль бюджет мәгариф учреждениесе һәм Казан шәһәре Совет районының «169 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет мәгариф учреждениесе базаларында стажировка үткәрелде.

Pages