• Русский
  • Татарча

РУДН халыкара өзлексез белем бирү үзәге җитәкче һәм педагогик хезмәткәрләрне комплекслы әзерләүне тәкъдим итә

РУДН Халыкара өзлексез белем бирү үзәге сезнең игътибарыгызга мәгариф оешмаларының "Мәгариф" милли проекты бурычларына туры китереп, җитәкче һәм педагогик хезмәткәрләрен системалы үзгәрешләргә (трансформацияләүгә) комплекслы әзерләүне (алга таба - Комплекслы әзерлек) тәкъдим итә.

Дәүләт контракты кысаларында Россия Халыклар дуслыгы университеты тарафыннан педагогик хезмәткәрләрнең һөнәри үсеше милли системасының максатчан моделе һәм аны гамәлгә кертү буенча тәкъдимнәр, педагогик хезмәткәрләрнең өзлексез һәм планлы һөнәри үсешен тәэмин итә торган норматив чыгымнарны исәпләү буенча тәкъдимнәр, шулай ук методик рекомендацияләр комплектлары эшләнде:

  • белем бирү процессында заманча цифрлы технологияләрнең төрле формаларын куллану;
  • һөнәри ассоциацияләрне формалаштыру һәм педагогик хезмәткәрләрнең алар эшчәнлегендә катнашу рәвешләре;
  • тәҗрибә һәм иң яхшы практикалар белән уртаклашу программаларын эшләү методикасы;
  • эш бирүчеләрне компетенцияләрне үзләштерүгә педагогик хезмәткәрләрнең ихтыяҗларын анализлауга җәлеп итү механизмнарын файдалану;
  • стажировкалар программасын эшләү;
  • дистанцион укыту технологияләрен кулланып педагогик хезмәткәрләрнең квалификациясен күтәрү һәм иң яхшы тәҗрибәләр белән алмашуның төрле формаларын куллану.

Комплекслы әзерлек программасы "Мәгариф" милли проекты бурычларын гамәлгә ашыруга мәгариф системасын әзерләү максатларында Россия Федерациясе субъектларының квалификациясен күтәрүнең команда-челтәр моделенең бер өлешенә әверелергә мөмкин.

Тыңлаучыларны укыту электрон укыту һәм дистанцион белем бирү технологияләрен кулланып башкарыла. Тыңлаучыларны укыту электрон белем һәм дистанцион белем бирү технологияләрен кулланып башкарыла. Укыту нәтиҗәләре буенча, йомгаклау аттестациясен уңышлы үткән тыңлаучыларга билгеләнгән үрнәктәге квалификацияне күтәрү турында таныклык бирелә. Укыту нәтиҗәләре буенча, йомгаклау аттестациясен уңышлы үткән тыңлаучыларга билгеләнгән үрнәктәге квалификацияне күтәрү турында таныклык бирелә.

Тулырак мәгълүмат белән https://www.dpo.rudn.ru/centers/mcno/ сайтында танышырга мөмкин.