• Русский
  • Татарча

«Халык костюмы» авторлык остаханәсе

2020 елның 12 декабрендә онлайн режимда «Халык костюмы» авторлык остаханәсе үткәрелде. Чара «ДушуГрея» иҗат остаханәсе һәм аның җитәкчесе Әхмәтҗанова Юлия Владимир кызы белән берлектә «Традицион мәдәният һәм мәгариф пространствосы» федераль инновация мәйданчыгы проектын гамәлгә ашыру кысаларында үткәрелде.

Остаханәдә Казан, Болгар, Чистай, Түбән Кама, Әлмәт, Лениногорск, Арча, Нурлат шәһәрләреннән, шулай ук Татарстан Республикасы муниципаль районнарыннан 30 га якын технология укытучысы катнашты.

Авторлык остаханәсе керәшен күлмәген реконструкцияләүгә һәм тегүгә багышланган иде. Уку барышында костюм комплексының заманча эшләнмәләр булдыру өчен үрнәккә әверелгән этнографик предметлары, тегү өчен тукыма сайлау мәсьәләләре каралды, әзерләүнең төп технологик этаплары күрсәтелде.

Авторлык остаханәсе тыңлаучылардан уңай бәя алды. «Традицион мәдәният һәм мәгариф пространствосы» мәгариф проекты кысаларында Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче халыкларның киемнәрен реконструкцияләү буенча укыту семинарлары һәм мастер-класслар циклы планлаштырылган.

Фотогалерея