ТР Мәгарифне үстерү институтында «Мәгарифтә проектларны актуальләштерү» программасы буенча директорлар һәм директор урынбасарларын укыту тәмамланды
2026 елның 30 нчы октябрендә «Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты»нда «Мәгарифтә проектларны актуальләштерү: юридик аспектлар, документларны рәсмиләштерү һәм финанслауны җәлеп итү механизмы» өстәмә һөнәри квалификация күтәрү программасын гамәлгә ашыру кысаларында гомуми белем бирү оешмалары директорларын һәм директор урынбасарларын укыту уңышлы тәмамланды. Укулар 2026 елның 19 нчы октябреннән алып 30 нчы октябренә кадәр узды. Курс кураторы – Хисмәтова Лилия Котдус кызы.











