• Русский
  • Татарча

"Глобаль компетенцияләрне формалаштыру һәм бәяләү" вебинары

Проект Россия Федерациясенең Мәгарифне үстерү Дәүләт программасының Мәгариф милли проектының «Киләчәк укытучысы» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында гомуми, өстәмә һәм һөнәри белем бирү системасы педагог хезмәткәрләренә өзлексез белем бирү форматларында һөнәри осталык дәрәҗәсен күтәрү» чарасын гамәлгә ашыру максатында субсидия формасында федераль бюджеттан 2020 елгы гранд кысаларында гамәлгә ашырыла (01.04.2020 елның 153 номерлы Россиянең Минпросвещение боерыгы).

«Глобаль компетенцияләрне формалаштыру һәм бәяләү. Нәтиҗәләрне анализлау һәм аларны уку процессында куллану» темасына вебинарны педагогика фәннәре докторы, Россия фәннәр академиясе «Мәгарифне үстерү стратегиясе институты» ФДБФУнең социаль-гуманитар белем лабораториясе фәнни хезмәткәре Дюкова Светлана Евгений кызы үткәрде.
Үзенең чыгышында Светлана Евгеньевна структурага һәм концептуаль модельгә (белем, гыйлем, мөнәсәбәт, кыйммәтләр), укыту процессында педагогик коллективларга глобаль компетенцияне формалаштыру һәм бәяләүгә, халыкара тикшеренүләр нәтиҗәләрен анализлау, интерпретацияләү һәм куллану буенча эшләргә кирәк булган проблемалар һәм бурычларга җентекләп тукталды.

Вебинарда проектта катнашучылар, укыту идарәләре методистлары, укыту һәм методик эш буенча директор урынбасарлары һәм гомуми белем бирү оешмалары педагоглары катнашты.

Язмага сылтама: https://youtu.be/Ncra7emS0C0