• Русский
  • Татарча

«Башка кешеләрнең хаталарында өйрәнәбез: дәресләргә анализ һәм экспертлар киңәшләре» («Укытучы 2.0») педагогик митабы

2020 елның 10 декабрендә «Укытучы 2.0» федераль инновацион проектын гамәлгә ашыру кысаларында Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты тарафыннан «Башка кешеләрнең хаталарында өйрәнәбез: дәресләргә анализ һәм экспертлар киңәшләре» темасы буенча митап форматында яшь педагоглар белән онлайн-очрашу уздырылды.

Чараның максаты - Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясенең башка төбәкләрендәге белем бирү оешмалары яшь педагогларының дәресне планлаштыруда һәм уздыруда һөнәри компетенцияләрен үстерергә ярдәм итү.

Чараның модераторы сыйфатында Казан шәһәре 7нче лицей-интернатының методик эшләр буенча директор урынбасары, биология укытучысы, ДЙА эксперты, Google эксперты, Honeywell компаниясе грантлары җиңүчесе, «Династия» һәм «Алгарыш» фонды грантлары җиңүчесе Яхин Илдар Ясур улы булды.

Эксперт буларак чакырылучылар:

  • Баязитов Айрат Әлфис улы, Казан шәһәре 7 нче лицей-интернатының беренче квалификацион категорияле җәмгыять белеме укытучысы, практик юрист;
  • Колесников Денис Петрович, Казан шәһәре 2 нче лицей-интернатының югары квалификацион категорияле инглиз теле укытучысы; ТДИ/БДИ региональ фән комиссиясе өлкән эксперты; IREX (АКШ), Honeywell Hometown Solutions (АКШ) халыкара грантлар җиңүчесе; РФ ПНПОның иң яхшы укытучылары гранты җиңүчесе; «Алгарыш», «Безнең иң яхшы укытучы», «Укытучы-эксперт» грантлары җиңүчесе; «Белем бирү өлкәсендәге казанышлары өчен» күкрәк билгесе белән бүләкләнгән.

Митапта дәресләрнең видеофрагментлары тәкъдим ителде һәм анализланды, киткән хаталарга эксперт бәясе бирелде, дәресне планлаштыру һәм үткәрү буенча заманча таләпләр буенча киңәшләр әйтелде. Тәҗрибәле педагоглар шулай ук педагогларның ачык дискуссия форматында булган сорауларына җавап бирделәр.

На митапе были представлены и проанализированы видеофрагменты уроков, проведена экспертная оценка допущенных ошибок и даны советы по планированию и проведению урока по современным требованиям. Опытные педагоги также ответили на вопросы педагогов в формате открытой дискуссии.

Митап язмасын һәм спикерларның материалларын сез «Совет молодых педагогов Татарстана» төркемендә https://vk.com/smp_rt сылтамасы буенча таба аласыз.

Фотогалерея