• Русский
  • Татарча

«Җәмгыять белеме буенча дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерләү үзенчәлекләре» республика семинары

2020 елның 16 декабрендә 13.00 сәгатьтә «Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты» өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт мәгариф учреждениесенең онлайн мәйданчыгында 2021 елда «Җәмгыять белеме» предметы буенча ДЙАга әзерлекнең актуаль мәсьәләләренә багышланган методик семинар узачак. Семинарның эш программасында Татарстан Республикасының әйдәп баручы укытучылар-экспертларының җәмгыять белеме буенча ТДИ һәм БДИда соңгы яңалыкларны актуальләштерү буенча өр-яңа методик эшләнмәләрен тәкъдим итү, шулай ук хәзерге шартларда ДЙА чараларын әзерләү, оештыру һәм уздыру проблемалары буенча Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы дәүләт өстәмә белем бирү учреждениесенең укытучылары һәм фәнни хезмәткәрләре чыгышлары каралган.

Семинарда катнашу өчен тарих һәм җәмгыять белеме укытучылары, Татарстан Республикасы муниципаль мәгариф бүлекләре методистлары, шулай ук барлык кызыксынган затлар чакырыла. Семинарда катнашу өчен электрон формада түбәндәге сылтама буенча күчеп яки QR-кодны сканлап теркәлергә мөмкин:

https://docs.google.com/forms/d/1TF_QEwFgVvpnqxU3A6NOUeDDFB7dFE4lxNfO-t_...



Теркәлү вакытында күрсәтелгән почта адресына онлайн платформага керү режимы белән хәбәр киләчәк, анда семинар узачак. Семинар эшендә актив катнашучылар тиешле сертификат алачак.