Татарстан Республикасы композиторлары белән иҗат очрашулары
|
«Мәгарифне үстерү» Россия Федерациясе дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Татарстан композиторлары белән ачык иҗади очрашулар циклы үткәрә. Темасы «Россия композиторлар мәктәбендә традицияләрнең дәвамчанлыгы: яңа яңгыраш» дип аталган икенче чара - композитор, сәнгать фәннәре кандидаты, «Н.Г. Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе» югары һөнәри белем бирү учреждениесенең композиция һәм музыка теориясе кафедрасы доценты, халыкара конкурслар лауреаты, Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы Композиторлар берлеге әгъзасы Елена Анисимова белән әңгәмә булачак. |
|---|








