• Русский
  • Татарча

Анонсы и Новости

Тугызынчы Бөтенроссия югары технологияләр һәм техноэшкуарлык атналыгы


Хөрмәтле коллегалар!

2020 елның 16 мартыннан 22 мартына кадәр Россия Федерациясе мәктәпләрендә «РОСНАНО мәктәп лигасы» (НВТИТ-2020) Программасының календарь планында каралган төп вакыйга - Тугызынчы Бөтенроссия Югары технологияләр һәм техноэшкуарлык атналыгы үткәрелә.

Кабаттан һөнәри әзерлек курсларына кешеләр җыю башланды

Хөрмәтле коллегалар!

ТР Мәгарифне үстерү институты төп һәм урта гомуми белем бирү программаларын гамәлгә ашыручы мәгариф оешмаларында эшләүчеләр һәм эшләргә теләүчеләр өчен «Педагогика һәм мәгариф: җәмгыять белеме, тарих, тәрбия» өстәмә кабаттан әзерләү һөнәри программасы буенча төркемгә тыңлаучылар җыю турында игълан итә. Уку эштән өлешчә өзеклек белән читтән торып һәм көндезге формаларда үткәреләчәк.

Чит тел укытучылары өчен белем бирү семинары

Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районының чит тел укытучылары өчен «Мәктәптә чит телләр укытуны модернизацияләү факторлары» дип исемләнгән белем бирү семинары.
2020 елның 11 мартында лингвистик лаборатория (мөдире - Иванова Л.Ф.) Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районының «36 нчы урта гомуми белем бирү» муниципаль бюджет мәгариф учреждениесе базасында ТР Түбән Кама муниципаль районының чит тел укытучылары өчен «Мәктәптә чит телләр укытуны модернизацияләү факторлары» темасына белем бирү семинары уздырды.

Инновацион проектны гамәлгә ашыруда катнашырга чакырабыз


Хөрмәтле коллегалар!
«Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты» өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт автоном мәгариф учреждениесенә Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгының федераль инновацион мәйданчыгы статусы бирелде (Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгының «Федераль инновацион мәйданчыклар турында» 2019 елның 30 декабрендәге 741 номерлы боерыгы).

«Иң яхшы методик берләшмә җитәкчесе - 2020» республика конкурсы


«Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты» өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт автоном мәгариф учреждениесе «Иң яхшы методик берләшмә җитәкчесе - 2020» республика конкурсы (алга таба - Конкурс) башлану турында игълан итә.

«Класстан тыш чара - 2020» методик эшләнмәләр республика конкурсы


«Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты» өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт автоном мәгариф учреждениесе «Класстан тыш чара - 2020» методик эшләнмәләр республика конкурсы (алга таба - Конкурс) башлану турында игълан итә.

«Белем һәм тәрбия бирүдә инновацион методикалар һәм технологияләр» республика конкурсы


«Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты» өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт автоном мәгариф учреждениесе «Белем һәм тәрбия бирүдә инновацион методикалар һәм технологияләр» республика конкурсы башлану турында игълан итә.

Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты ректоры Людмила Николаевна Ногманованың 8 Март - Халыкара хатын-кызлар көне белән котлавы.

Хөрмәтле коллегалар! Сөйкемле хатын-кызлар!

Сезне язның гүзәл бәйрәме - 8 март Халыкара хатын-кызлар көне белән чын күңелдән котлыйм! Бу - елмаюлар, илһам, матурлык һәм яңарыш бәйрәме, искиткеч үзгәрешләр көтү бәйрәме.

«Сәлам» УМК апробациясендә катнашучы укытучыларның төбәкара семинары

2020 елның 5 мартында Казан шәһәре Авиатөзелеш районының «117 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе» МББУ базасында Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының Татар теле һәм әдәбияты һәм Мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем бирү кафедралары һәм «Сәлам» УМК авторлары катнашында 4-6 сыйныфлар өчен «Сәлам» укыту-методик комплекты буенча белем бирү процессын оештыру» темасына укытучыларның төбәкара семинары оештырылды.

«Полилингваль һәм полимәдәни белем: практика һәм перспективалар» V Халыкара фәнни-гамәли конференциясе

2020 елның 5 мартында «Г.Тукай исемендәге Арча педагогика көллияте» ДАҺБУ базасында «Полилингваль һәм полимәдәни белем: практика һәм перспективалар» темасына Халыкара фәнни-гамәли конференция узды.
Конференция эшендә югары, урта һөнәри, төп гомуми һәм мәктәпкәчә белем бирү оешмаларыннан 240 педагогика хезмәткәрләре катнашты.

Pages