• Русский
  • Татарча

Анонсы и Новости

Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты ректоры Ногманова Л.Н. Россия мәгариф академиясендә доклад белән чыгыш ясады.

1

28 февральдә институтның ректоры Людмила Николаевна Ногманова Россия мәгариф академиясенең һөнәри белем бирү бүлеге бюросында «Өзлексез педагогик белем бирү системасында педагогның һөнәри үсеше белән идарә итүнең нәтиҗәле практикасы буларак остазлык» темасына доклад белән чыгыш ясады.

"Алиш эзләре буенча" Бөтенроссия фәнни-эзләнү конференциясе

Всероссийская научно-исследовательская конференция "По следам Алиша"


Абдулла Алиш исемендәге 20 нче гимназиядә 28 февраль көнне "Алиш эзләре буенча" VII Бөтенроссия фәнни-тикшеренү конференциясе үткәрелде. Быел Россия Федерациясенең төрле төбәкләреннән 850 эш кабул ителгән: Төмән, Башкортстан, Удмуртия, Ульяновск, Чиләбе һ.б. Көндезге турга 155 укучы чакырылган иде.

«ФГОСны гамәлгә ашыру шартларында сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән укучыларга инклюзив белем бирү» ПК курслары

2019 елның 10 февраленнән 21 февраленә кадәр «Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты» өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт автоном мәгариф учреждениесенең Психология, педагогика һәм андрагогика кафедрасы тарафыннан «Федераль дәүләт белем бирү стандартларын гамәлгә ашыру шартларында сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән укучыларга инклюзив белем бирү» проблемасы буенча өстәмә һөнәри белем бирү программасы гамәлгә ашырылды һәм 74 педагогик хезмәткәр укытылды.

Татарстан Республикасының башлангыч белем бирү методистлары өчен стажировка


2020 елның 25 февраленнән 28 февраленә кадәр Мәскәүдә «Үсеш юнәлеше укыту. Укыту педагогик технологияләрен практикада куллану һәм белем бирү мохитен формалаштыру» темасы буенча Татарстан Республикасының башлангыч гомуми белем бирү буенча муниципаль район башкарма комитетлары мәгариф идарәләренең (бүлекләренең) методистларын укыту узды.
Стажировканы оештыручылар: ТР Мәгарифне үстерү институтының мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем бирү кафедрасы һәм "БИНОМ. Лаборатория знаний" нәшрияты.

"Балалар һәм яшүсмерләр укуын активлаштыру буенча китапханә эшчәнлеге" республика семинары


«Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты» өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт бюджет мәгариф учреждениесе 2020 елның 27 февралендә Дәүләт йөкләмәсе нигезендә «Республика яшүсмерләр китапханәсе» Татарстан Республикасы дәүләт бюджет мәгариф учреждениесе һәм «Балалар әдәбияты» нәшрияты белән берлектә «Балалар һәм яшүсмерләр укуын активлаштыру буенча китапханә эшчәнлеге» республика семинарын уздырды.

«Өстәмә белем бирү учреждениесе заманча контекстта: шартлар сыйфатыннан - нәтиҗәләр сыйфатына» республика фәнни-гамәли семинары

2020 елның 28 февралендә 10.00 сәгатьтә «Техник иҗат һәм профориентация үзәге» муниципаль автоном өстәмә белем бирү учреждениесе («Кванториум» балалар технопаркы) базасында Актүбә урамы, 4 адресы буенча «Өстәмә белем бирү учреждениесе заманча контекстта: шартлар сыйфатыннан - нәтиҗәләр сыйфатына» республика фәнни-гамәли семинары узачак.

«Ачык мәктәп 2035» проектында катнашучы мәктәпләрне методик яктан тәэмин итеп тору


«Ачык мәктәп» мәгариф онлайн-платформасына тоташтырылган мәктәпләргә методик һәм консультация ярдәме күрсәтү максатларында 2020 елның 27 февралендә «Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты» дәүләт автоном һөнәри белем бирү учреждениесенең «Ачык мәктәп 2035» ресурс үзәге хезмәткәрләре Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районы педагоглары белән берничә очрашу уздырды.

Республика фәнни-гамәли семинары


2020 елның 27 февралендә Түбән Кама шәһәрендә Татарстан Республикасы муниципаль районнары педагоглары өчен «Белем бирү сыйфатын арттыру факторы буларак педагогларның һөнәри хезмәттәшлеге» республика фәнни-гамәли семинары узды. Семинарны оештыручылар: «Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты» өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт мәгариф учреждениесе, Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитетының мәгариф идарәсе. Семинар кысаларында «ЯКласс цифрлы укытучысы» төбәкара конкурсының чираттагы этабы уздырылды.

Мәктәп укучыларының Л.Н. Толстой исемендәге ХVIII республика фәнни-гамәли конференциясе

2016 - 2020 елларга «Татарстанда рус теле» ведомство максатчан программасын һәм «2014 - 2020 елларга Татарстан Республикасында дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү» дәүләт программасын гамәлгә ашыру максатларында, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Татарстан Республикасының Мәгарифне үстерү институтының эш планы нигезендә 2020 елның 18 апрелендә мәктәп укучыларының Л.Н. Толстой исемендәге ХVIII республика фәнни-гамәли конференциясе уздырыла.

«Минем белән сөйләш, әти, яки балаларның җитди сорауларына ничек җавап бирергә?» вебинары

2020 елның 26 февралендә «Ачык класс» проекты кысаларында ата-аналар җәмәгатьчелеге, сыйныф җитәкчеләре һәм Татарстан Республикасы мәгариф оешмаларының башка белгечләре өчен «Минем белән сөйләш, әти, яки балаларның җитди сорауларына ничек җавап бирергә?» темасы буенча вебинар үткәрелде. Вебинарны оештыручылар - Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм В.Г. Тимирясов исемендәге Казан инновацион университеты (ИУЭП).

Pages