• Русский
  • Татарча

Томск шәһәре педагогик хезмәткәрләрен стажировкалау кысаларында «Цифрлы белем бирү мохите 2020» семинары (КФУның Н.И. Лобачевский исемендәге лицей» эш тәҗрибәсеннән)

2020 елның 10 декабрендә үз квалификацияләрен күтәрүче Томск шәһәре педагогик хезмәткәрләрен стажировкалау кысаларында Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты базасында «Цифрлы белем бирү мохите 2020» семинары уздырылды (КФУның «Н.И. Лобачевский исемендәге лицее» эш тәҗрибәсеннән).

Семинарда катнашучыларны Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының мәгариф белән идарә итү теориясе һәм практикасы кафедрасы доценты, лицей директоры Скобельцына Елена Герман кызы сәламләде. Ул педагогларны лицейның цифрлы белем бирү мохитен булдыру һәм үстерү белән, бүген педагоглар куллана торган эш юнәлешләре белән таныштырды, мәктәп укучылары, чыгарылыш сыйныф укучылары, ата-аналар, укытучылар белән мәгариф оешмасы тормышын ни рәвешле «кайнау ноктасы» итеп оештыру идеяләре белән уртаклашты.

Лицейның педагогик коллективы стажировкада катнашучыларга үз тәҗрибәсен тәкъдим итте һәм мастер-классларда катнашу мөмкинлеге бирде:

  • Дистанцион белем бирүнең төп инструментлары;
  • Microsoft Teams — КФУда онлайн-укыту үткәрү платформасы:
    1. Microsoft Teams'та дистанцион белем бирүне оештыру алымнары: теркәлүдән алып гамәлгә ашыруга кадәр;
    2. Укытучының махсус инструментлары: Microsoft Forms'та сораштыруның автоматлаштырылган системасын булдыру;
  • «Сбербанк» ААҖнән «СберКласс» цифрлы мәктәп платформасы (КФУның «Н.И. Лобачевский исемендәге лицее» эш тәҗрибәсеннән);
  • Укытучының махсус инструментлары: «Plickers - кире элемтә өчен автоматлаштырылган система» мастер-классы.

Семинар-практикум тере диалог формасында узды.

Фотогалерея