• Русский
  • Татарча

Анонсы и Новости

ДППО оешмалары җитәкчеләре өчен вебинарлар экспресс-марафоны. Covid-19 коронавирсы шартларында белем бирү процессын оештыру өчен мәктәпкә ярдәм итәргә.

1

Covid-19 коронавирсы шартларында белем бирү процессын оештыру өчен мәктәпкә ярдәм итәргә.

ТОТАШУ ТӘРТИБЕ
Конференцияне оештыру өчен ZOOM видеоконференцэлемтә серверы кулланыла

КАТНАШУ ЫСУЛЛАРЫ

  • Компьютер ярдәмендә
  • Смартфон ярдәмендә

Төбәкара фәнни-гамәли конференция


1

2020 елның 25 мартында Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Казан Суворов хәрби училищесы белән берлектә «ФГОСны гамәлгә ашыру шартларында гомуми белем бирү оешмаларында заманча белем бирү технологияләрен гамәлгә ашыру теориясе һәм практикасы» темасы буенча төбәкара фәнни-гамәли конференция уздырды. Укучыларны укытуның һәм тәрбияләүнең иминлеген тәэмин итү чаралары көчәйтелү сәбәпле, конференция дистанцион белем бирү технологияләрен кулланып үткәрелде.

Инглиз теле укытучылары өчен Skyeng'тан белем бирү вебинары: «Классны инглиз телен дистанцион укытуга күчерәбез: Zoom + Skyes»

8 Платформа сайты: https://edu.skyeng.ru
Максатчан аудитория: инглиз теле укытучылары
Вебинар дәвамлылыгы: 90 минут.

Дата һәм вакыт:

  • 3 апрель көнне Мәскәү вакыты буенча 10:00-11:30
  • 7 апрель көнне Мәскәү вакыты буенча 10:00-11:30
  • 10 апрель көнне Мәскәү вакыты буенча 10:00-11:30

«Ачык мәктәп» проекты командасы педагогик марафон оештыра

Хөрмәтле коллегалар!
«Ачык мәктәп» проекты командасы 2020 елның 23 мартыннан 7 апреленә кадәр педагогик марафон уздыра. Марафон уздыруның төп максаты - педагогларны дистанцион белем бирү нигезләренә өйрәтү, бу процессны мәктәпләрдә оештыру һәм онлайн-укытуның нәтиҗәлелеген арттыру. Марафонда катнашу һәм теркәлү буенча бөтен мәгълүмат түбәндәге сылтамада бирелә: http://2035.school

Мәктәпләрдә һәм урта һөнәри белем бирү мәгариф оешмаларында балаларга дистанцион укыту буенча педагоглар өчен методик материаллар

1

Хөрмәтле коллегалар!

Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты мәктәпләрдә һәм урта һөнәри белем бирү мәгариф оешмаларында балаларга дистанцион белем бирүне оештыру буенча педагоглар өчен методик материаллар әзерләде.

«Сыйныфтан тыш чара - 2020», «Белем һәм тәрбия бирүдә инновацион методикалар һәм технологияләр», «Иң яхшы методик берләшмә җитәкчесе - 2020» республика конкурсларына гаризалар кабул итү озайтыла



1

Хөрмәтле коллегалар!
Мәгариф учреждениеләренең дистанцион укуга күчүләре сәбәпле,

  • «Сыйныфтан тыш чара - 2020»;
  • «Белем һәм тәрбия бирүдә инновацион методикалар һәм технологияләр»;
  • «Иң яхшы методик берләшмә җитәкчесе - 2020»

республика конкурсларында катнашу өчен документлар кабул итү 2020 елның 20 апреленә кадәр озайтыла.

Мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов Татарстан мәктәпләренең дистанцион укуга әзерлеген тикшерде

1

Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Рафис Тимерхан улы Борһанов дистанцион белем бирүне оештыру белән танышу максатыннан регионның уку йортларында булды.
Министр билгеләп үткәнчә, белем бирү процессына дистанцион форманы кертү - бүген иң актуаль темаларның берсе, дәресләрне онлайн режимда уздыру укучыларның индивидуаль үзенчәлекләрен исәпкә алырга мөмкинлек бирә.

"Заманча дәрес - 2020" методик эшләнмәләр республика конкурсы йомгаклары турында

Барлык катнашучыларны котлыйбыз!

«Заманча дәрес-2020» методик эшләнмәләр республика конкурсына йомгак ясалды («ТР Мәгарифне үстерү институты» өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт автоном мәгариф учреждениесенең 35 нче номерлы боерыгы). Конкурста җиңүчеләр исемлеге белән «ТР Мәгарифне үстерү институты» өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт автоном мәгариф учреждениесенең 139 нчы номерлы боерыгы кушымтасында танышырга мөмкин.

«Учи.ру» белем бирү платформасында вебинар




3

Хөрмәтле коллегалар!
2020 елның 26 мартында 14.00 сәгатьтә «Учи.ру» белем бирү платформасы «Учи.ру белем бирү платформасының дистанцион белем бирүне оештыру инструментларын куллану» темасына вебинар үткәрә, аның максаты - Татарстан Республикасы мәгариф учреждениеләре укытучыларын һәм директорлары урынбасарларын «Учи.ру» бөтенроссия белем бирү платформасы инструментлары ярдәмендә укучыларның дистанцион уку вакытында өзлексез һәм сыйфатлы эшен тәэмин итүче әлеге платформаның төрле функцияләре белән таныштыру.

Pages