• Русский
  • Татарча

Анонсы и Новости

Республика фәнни-гамәли семинары


2020 елның 27 февралендә Түбән Кама шәһәрендә Татарстан Республикасы муниципаль районнары педагоглары өчен «Белем бирү сыйфатын арттыру факторы буларак педагогларның һөнәри хезмәттәшлеге» республика фәнни-гамәли семинары узды. Семинарны оештыручылар: «Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты» өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт мәгариф учреждениесе, Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитетының мәгариф идарәсе. Семинар кысаларында «ЯКласс цифрлы укытучысы» төбәкара конкурсының чираттагы этабы уздырылды.

Мәктәп укучыларының Л.Н. Толстой исемендәге ХVIII республика фәнни-гамәли конференциясе

2016 - 2020 елларга «Татарстанда рус теле» ведомство максатчан программасын һәм «2014 - 2020 елларга Татарстан Республикасында дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү» дәүләт программасын гамәлгә ашыру максатларында, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Татарстан Республикасының Мәгарифне үстерү институтының эш планы нигезендә 2020 елның 18 апрелендә мәктәп укучыларының Л.Н. Толстой исемендәге ХVIII республика фәнни-гамәли конференциясе уздырыла.

«Минем белән сөйләш, әти, яки балаларның җитди сорауларына ничек җавап бирергә?» вебинары

2020 елның 26 февралендә «Ачык класс» проекты кысаларында ата-аналар җәмәгатьчелеге, сыйныф җитәкчеләре һәм Татарстан Республикасы мәгариф оешмаларының башка белгечләре өчен «Минем белән сөйләш, әти, яки балаларның җитди сорауларына ничек җавап бирергә?» темасы буенча вебинар үткәрелде. Вебинарны оештыручылар - Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм В.Г. Тимирясов исемендәге Казан инновацион университеты (ИУЭП).

Рус теленнән күчмә уку семинары

2020 елның 26 февралендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты тарафыннан Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районының «1 нче Алексеевск урта мәктәбе» муниципаль бюджет мәгариф учреждениесе базасында рус теле укытучылары өчен «Нәтиҗәлелеге түбән булган мәгариф учреждениеләрендә рус теле укытучылары эше спецификасы» дип исемләнгән күчмә уку семинары үткәрелде.

«Хәзерге заман белем бирү менеджменты» һөнәри әзерлек курслары

Хөрмәтле коллегалар!
«Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты» өстәмә һөнәри белем бирү учреждениесе 300 сәгать күләмендә «Хәзерге заман белем бирү менеджменты» өстәмә һөнәри белем бирү программасы буенча мәгариф оешмалары җитәкчеләрен (җитәкчеләренең урынбасарларын) һәм башка затларны укыту оештыруы турында игълан итә.
Укулар 2020 елның 16 мартыннан 31 октябренә кадәр планлаштырыла.

«Минем белән сөйләш, әти, яки Балаларның җитди сорауларына ничек җавап бирергә?» вебинары

2020 елның 26 февралендә Татарстан Республикасының Мәгарифне үстерү институты ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Казанның В.Г. Тимирясов исемендәге инновация университеты белән берлектә, сыйныф җитәкчеләре һәм ата-аналар җәмәгатьчелеге өчен «Ачык сыйныф» проекты кысаларында «Минем белән сөйләш, әти, яки Балаларның җитди сорауларына ничек җавап бирергә?» темасына тематик вебинар үткәрә.

Укучыларның Д.В. Вилькеев исемендәге II республика фәнни-гамәли конференциясе

2020 елның 25 февралендә Казан шәһәре Яңа Савин районының 23 нче лицее базасында Д.В. Вилькеев исемендәге II Республика укучылар фәнни-гамәли конференциясе узды. Конференция эшендә Мәгарифне үстерү институтының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире Шәмсетдинова Рәсимә Равил кызы катнашты, ул татар филологиясе секциясе эше белән җитәкчелек итте.

Татарстан Республикасында һәм Россия төбәкләрендә ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган чаралар уздырыла



Татарстан Республикасында һәм Россия төбәкләрендә ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган чаралар уздырыла. 2020 елның 21 февралендә истәлекле датага багышланган чаралар Түбән Новгород өлкәсенең Краснооктябрь һәм Сергач муниципаль районнарында узды. Чараларда Татарстан делегациясе дә катнашты, делегация составында Мәгарифне үстерү институтының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире Шәмсетдинова Рәсимә Равил кызы бар иде.

ТР Мәгарифне үстерү институтының халыкара форумда катнашуы

2020 елның 17-22 февралендә «Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты» өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт мәгариф учреждениесенең мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем кафедрасы доценты З.И. Җамалетдинова «Чикләрсез белем: фән, тәҗрибә, перспективалар» II Россия-испан форумында (Марбелья ш., Испания) катнашты.
Пленар өлештә мәртәбәле кунаклар һәм халыкара партнерларның - Испаниядәге "Россотрудничество" вәкиллеге һәм Кадис шәһәре Университеты исеменнән сәламләүләр, чыгышлар яңгырады.

Туган тел һәм әдәбият укытучыларының төбәкара форумы

2020 елның 21 февралендә Ульяновск шәһәрендә туган тел һәм әдәбият укытучыларының «Халыкның бердәмлеген ныгыту факторы буларак мәдәниятара аралашу» төбәкара форумы узды. Форумда Россия Федерациясе субъектлары дәүләт хакимиятләренең башкарма органнары һәм милли-мәдәни автономияләрнең вәкилләре, мәгариф оешмаларының педагогик хезмәткәрләре катнашты.

Pages