Һөнәри белем бирү оешмалары җитәкчеләре өчен «Урта һөнәри белем бирү мәгариф программаларын гамәлгә ашыру шартларында дәрестән тыш эшчәнлекне проектлаштыру технологияләре» республика семинары
Хөрмәтле коллегалар! |
---|
|
Өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт автоном белем бирү учреждениесе |
Хөрмәтле коллегалар! |
---|
Агымдагы елның 15-28 апрелендә «Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты» өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт автоном мәгариф учреждениесенең мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем бирү кафедрасы тарафыннан «Федераль дәүләт белем бирү стандартларын гамәлгә ашыру шартларында мәктәпкәчә белем бирүнең заманча технологияләре» проблемасы буенча 72 сәгать күләмендә өстәмә һөнәри белем бирү программасы тормышка ашырылды, 32 педагогик хезмәткәр укытылды (программаның кураторы – Мифтахетдинова Н.Р., өлкән укытучы). |
---|
Хөрмәтле коллегалар! |
---|
2020 елның 29 апрелендә «Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты» өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт мәгариф учреждениесенең мәгариф белән идарә итү теориясе һәм практикасы кафедрасы Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмаларының җитәкчеләре өчен «9 нчы сыйныф укучыларының белем казанышларын бәяләүдә заманча алымнар» темасына вебинар форматында семинар үткәрәчәк. |
---|
Хөрмәтле коллегалар! |
---|
Хөрмәтле коллегалар! 2020 елның 23 апрелендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты «Цифрлы белем бирү мохите» ФИП һәм «Ачык мәктәп» ресурс үзәге эшчәнлеге кысаларында мәктәп педагоглары өчен «Google Classroom платформасы базасында дистанцион укытуны оештыру» дигән вебинар үткәрделәр. |
---|
Татарстан Республикасы мәгариф оешмалары җитәкчеләре эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттыру максатыннан, Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә 30 апрельдә онлайн-форматта Татарстан Республикасы мәгариф оешмалары җитәкчеләре эшчәнлеген бәяләү критерийлары проекты буенча ачык тыңлаулар үткәрә. |
---|
2020 елның 27-28 апрелендә мәктәпкәчә белем бирү оешмалары педагоглары «Россия педагоглары: дистанцион укыту» онлайн-форумында катнаштылар. Форум төрле типологиядәге ачык белем бирү проектлары остазлары булырдай һәм киләчәк кешесен һөнәри яки гомуми белем баскычларында да, мәктәпкәчә белем баскычларында да формалаштырырга сәләтле педагогларның Россия һәм дөнья җәмәгатьчелеген булдыруга багышланган. |
---|
2020 елның 29 апрелендә «Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты» өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт бюджет мәгариф учреждениесенең татар теле һәм әдәбияты кафедрасы Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районы гомуми белем бирү оешмаларының педагогик хезмәткәрләре өчен «Хәзерге шартларда туган (татар) телне һәм әдәбиятны укыту методикасында яңа алымнар» темасына вебинар форматында семинар үткәрәчәк. |
---|
16 марттан 20 мартка кадәр һәм 23 марттан 18 апрельгә кадәр Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты базасында онлайн-сессияне үз эченә алган «Заманча белем бирү менеджменты» программасы буенча көндезге һәм читтән торып укулар үткәрелде. |
---|