• Русский
  • Татарча

Анонсы и Новости

Дистанцион укыту режимына күчү проблемалары буенча мониторинг

1

2020 елның 20-30 апрелендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгының «Цифрлы белем бирү мохите» федераль инновацион мәйданчыгы эшчәнлеге кысаларында дистанцион укыту режимына күчү проблемалары буенча мониторинг үткәрә.

Сораштыру: https://forms.gle/KuPfZmA3TgWVkZUG7
Педагогларны мониторингта катнашырга чакырабыз.
Сезнең фикерегез безнең өчен бик мөһим.

«Дистанцион укыту: методикалар, кейслар, лайфхаклар. Төбәкләрнең тәҗрибәсе» эдутоны

8

Эдутон – прогрессив педагоглар өчен педагогик марафон (education – мәгариф һәм marathon-марафон = eduthon), аның төп үзенчәлеге – гамәли характерда.
Эдутонда катнашучыларның шәхси тәҗрибәсендә сыналган укыту методикалары белән алмашуны оештыру. Минимум теория, максимум практика!

Марафон расписаниесе

«Авыр тормыш хәлендә булган балаларны укыту һәм тәрбияләү үзенчәлекләре» темасы буенча Case-study форматында кыска вакытлы чара

10

2020 елның 13-16 апрелендә «Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты» өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт бюджет мәгариф учреждениесе Әгерҗе районы Көчек урта мәктәбе базасында Татарстан Республикасы Мәгариф министрлыгы белән берлектә, 2020 елда «Мәгарифне үстерү» Россия Федерациясе дәүләт программасының начар социаль шартларда һәм түбән белем бирү нәтиҗәләре булган мәктәпләрдә белем бирүнең сыйфатын күтәрүгә юнәлдерелгән чараларны тормышка ашыру кысаларында Case-study форматында «Катлаулы тормыш хәлендә булган балаларны укыту һәм тәрбияләү үзенчәлекләре» темасы буенча кыска вакытлы чара үткәрелде.

«Социаль изоляция чорында ата-аналарга психологик ярдәм» вебинары

3

2020 елның 23 апрелендә 15.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән Министрлыгы һәм В.Г. Тимирясов исем. Казан инновацион университеты белән берлектә ата-аналар җәмәгатьчелеге, класс җитәкчеләре һәм белем бирү оешмалары өчен "Ачык класс" проекты кысаларында «Дистанцион укытуны оештыру. Социаль изоляция чорында ата-аналарга психологик ярдәм» темасына тематик вебинар үткәрә.

«К. Д. Ушинский исемендәге китапханә» мәгълүмат үзәге «Уку компетенцияләрен дистанцион форматта үстерү» дигән вебинар уздыра

11

Хөрмәтле хезмәттәшләр!
Россия мәгариф академиясенең «К.Д. Ушинский исемендәге китапханә» мәгълүмат үзәге дистанцион белем бирү шартларында мәктәпкә һәм мәктәп китапханәсенә ярдәм итү максатыннан вебинарлар сериясен дәвам итә.
2020 елның 23 апрелендә Мәскәү вакыты белән 11:00 сәгатьтә «Дистанцион форматта уку компетенцияләрен үстерү» вебинары үткәреләчәк. Балалар белән ерактан торып үзара бәйләнешне ничек оештыру, тикшеренү проект эшчәнлеге алып бару, онлайн-квестлар нәрсә ул һәм алар укуның мотиваторлары була алалармы кебек мәсьәләләр хакында фикер алышулар булачак.

БДИ һәм ГДИга әзерләнү өчен "Минем мәктәп online" телепроекты

3

Мәгариф министрлыгы "Триколор" телекомпаниясе белән бергә "Минем мәктәп online" белем бирү тапшыруларын башлап җибәрә. Проект өлкән сыйныф укучыларына БДИ һәм ТДИга әзерләнергә ярдәм итәчәк.
Беренче видеодәрес 22 апрельдә Мәскәү вакыты белән иртәнге 4.00 сәгатьтә башлана. Тема: математика, 9 сыйныф. Санлы туры, тигезсезлекләр.

Видеодәресләр расписаниесе:

Мәгариф министры Сергей Кравцовның «Мәктәп укучылары өчен бердәм дәүләт имтиханы, тикшерү эшләре, олимпиадалар һәм башка контроль чараларны үткәрү срокларын үзгәртү турында " брифингы

0

Хөрмәтле коллегалар, хәерле көн!

Бөтенроссия тикшерү эшләре һәм олимпиадалары уздыру уңаеннан берничә белдерү ясарга телим.
Беренче белдерү. Бөтенроссия тикшерү эшләрен уздыруга карата. Аларны бу уку елы ахырында 4, 5, 6, 7, 8, 10 һәм 11 сыйныф укучылары язарга тиеш иде. Укытучылар, төбәкләр, мәгариф җәмәгатьчелеге вәкилләре һәм ата-аналар җәмгыяте белән консультацияләр үткәргәннән соң, Бөтенроссия тикшерү эшләрен бу уку елы ахырыннан киләсе уку елы башына күчерү турында карар кабул ителде.

Педагогик хезмәткәрләрнең республика семинарын оештыру һәм үткәрү

1

2020 елның 17 апрелендә «Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты» өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт бюджет мәгариф учреждениесенең Мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем кафедрасы тарафыннан Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының 2019 елның 27 декабрендәге 1931/19 номерлы боерыгы белән расланган дәүләт биреме кысаларында педагогик хезмәткәрләрнең республика семинары оештырылды һәм онлайн-режимда үткәрелде.

Мәктәпкәчә мәгариф оешмалары җитәкчеләренең квалификациясен күтәрү программасын гамәлгә ашыру

3

6 апрельдән 17 апрельгә кадәр ТР Мәгарифне үстерү институтының Мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем бирү кафедрасы тарафыннан “ФГОС шартларында мәктәпкәчә мәгариф оешмаларында белем бирү сыйфаты белән идарә итүнең актуаль проблемалары” темасына 72 сәгать күләмендә өстәмә һөнәри белем бирү программасы гамәлгә ашырылды, барлыгы 42 мәктәпкәчә белем бирү оешмасы җитәкчесе укуны үтте (кураторы - мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем бирү кафедрасы доценты, педагогика фәннәре кандидаты Р.И. Латыпова).

Pages