• Русский
  • Татарча

«Балаларга өстәмә белем бирү һәм халык музыка культурасы» педагогика практикасы фестивале

2022 елның 28 февралендә «Балаларга өстәмә белем бирү һәм халык музыка культурасы» педагогика практикасы фестивале кысаларында Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты чираттагы очрашу оештыра, ул белем бирү-тәрбия практикасында халык музыка мәдәнияте формаларын өйрәнү һәм куллану буенча музыка мәктәпләре тәҗрибәсен тәкъдир итү рәвешендә узачак.

Чарада катнашуга балаларга өстәмә белем бирү педагоглары, «Сәнгать» фән өлкәсе укытучылары, музыка җитәкчеләре, методистлар, педагог-оештыручылар, белем бирү оешмалары җитәкчеләре чакырыла. Катнашу бушлай.

Үткәрү урыны:

Татарстан Республикасы Лениногорск муниципаль районы 6 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбе, адресы: Лениногорск шәһәре, Ленинградская урамы, 40 йорт.

Үткәрү вакыты: 10.00 - 12.00 сәг.ать (мск).

Чара Zoom платформасында онлайн режимда узачак.

Очрашуның модераторы: Кондратьева Наталья Борисовна, Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты тәрбия һәм асоциаль тәртипне профилактикалау лабораториясенең өлкән фәнни хезмәткәре.