• Русский
  • Татарча

«Бөек Җиңү битләрен актарып...» Г.И. Никишин исемендәге республика фәнни-гамәли конференциясе

2022 елның 25 февралендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты «Татарстан Республикасы Лениногорск муниципаль районы» муниципаль берәмлеге «Мәгариф идарәсе» муниципаль учреждениесе белән берлектә  «Бөек Җиңү битләрен актарып...»  Г.И. Никишин исемендәге республика фәнни-гамәли конференциясен үткәрә. Конференция кысаларында пленар утырыш, секцияләр һәм мастер-класслар үткәрү планлаштырыла.

Конференциянең максаты: укучыларда патриотизм, гражданлык, Ватанны саклаучылар истәлегенә хөрмәт һәм Ватан геройлары батырлыкларына юнәлтелгән актуаль мәсьәләләр һәм тенденцияләр турында фикер алышу.

Конференциядә катнашуга Татарстан Республикасы оешмаларының барлык дәрәҗәдәге белем бирү оешмаларының педагогик хезмәткәрләре чакырыла.

Үткәрү урыны: Татарстан Республикасы Лениногорск  районы 6 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбе, адресы: Лениногорск шәһәре, Ленинградская урамы, 40 йорт
Конференцияне уздыру вакыты: 09.30 - 12.45 сәгать (мск). 
Конференциянең модераторы: Кондратьева Наталья Борисовна, Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты асоциаль тәртипне тәрбияләү һәм профилактикалау лабораториясенең өлкән фәнни хезмәткәре.