• Русский
  • Татарча

Химия буенча төп гомуми белем бирүнең якынча эш программасын апробацияләүдә катнашучылар өчен «Гомуми белем эчтәлеген яңарту» семинары

2022 елның 22 февралендә Россия мәгариф академиясенең Мәгарифне үстерү стратегиясе институты Мәскәү вакыты белән 14.30 сәгатьтә химия буенча төп гомуми белем бирү программасының якынча эш программасын апробацияләүдә катнашучылар өчен "Гомуми белем эчтәлеген яңарту" семинары уздырачак.

 

Семинарны үткәрәләр:

  • Соколова Олеся Сергеевна, Россия мәгариф академиясенең Мәгарифне үстерү стратегиясе институты методик системаларын һәм берләшмәләрен үстерү үзәге мөдире 
  • Дорофеев Михаил Викторович, химия фәннәре кандидаты, доцент, Мәскәү шәһәренең 1253 нче мәктәбенең химия укытучысы, Мәскәүнең атказанган укытучысы.

Семинарда катнашуга химия буенча төп гомуми белем бирүнең якынча эш программасын апробацияләүдә катнашучы педагоглар, төп мәктәптә укытучылар, Россия Федерациясе субъектларында апробациядә катнашу буенча педагогларның эшчәнлеген мәгълүмати яктан тәэмин ителешен һәм координацияләүне булдыручы региональ координаторлар чакырыла.

Семинар программасы белән түбәндәге сылтама буенча танышырга мөмкин:
https://edsoo.ru/Seminar_Obnovlenie_soderzhaniya_obschego_obrazovaniya_d...