• Русский
  • Татарча

Чит тел укытучылары өчен «Белем бирү сыйфатын бәяләүгә заманча алымнар: Бөтенроссия тикшерү эшләре. Диагностик тестлар: әзерлек, нәтиҗәләрне анализлау, коррекцион эш. Укучыларда функциональ грамоталылык формалаштыру методлары» вебинары

2022 елның 28 февралендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты дәүләт биремен гамәлгә ашыру чаралары планы кысаларында Татарстан Республикасы Яңа Чишмә муниципаль районы укытучылары өчен «Белем бирү сыйфатын бәяләүгә заманча алымнар: Бөтенроссия тикшерү эшләре. Диагностик тестлар: әзерлек, нәтиҗәләрне анализлау, коррекцион эш. Укучыларда функциональ грамоталылык формалаштыру методлары» вебинарын үткәрә.

 

Чарада катнашуга «Чит тел» фән өлкәсе укытучылары, район һәм мәктәп методик берләшмәләре җитәкчеләре чакырыла. 

Фикер алышу өчен түбәндәге мәсьәләләр алына:

1. 2022 елда чит тел буенча Бөтенроссия тикшерү эшләре биремнәрен үтәү үзенчәлекләре. 

2. Башлангыч һәм төп мәктәптә укучыларның белем алу нәтиҗәләрен мониторинглау һәм диагностикалау. 

3. Сторителлинг - чит тел буенча укытуның һәм контрольдә тотуның нәтиҗәле ысулы.

Кушылу өчен сылтама:
https://us04web.zoom.us/j/9459602533?pwd=NjVPeGdQd2tFOTJGaWU5UGk2b3A5Zz09 
Конференциянең идентификаторы: 945 960 2533, керү өчен код: zz6zzH

Чараны оештыручы: Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Заманча мәгариф технологияләре һәм белем бирү эчтәлеген проектлау кафедрасы.