"Педагогик практиканың коррекцион (махсус) юнәлеше. Төп тенденцияләр" республика түгәрәк өстәле.
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының 2020 елның 25 декабрендәге 1406/20 номерлы боерыгы белән расланган 2021 елга дәүләт биремен үтәү йөзеннән, «Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты» өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт автоном мәгариф учреждениесенең психология һәм инклюзив белем бирү кафедрасы 2021 елның 2 декабрендә "Педагогик практиканың коррекцион (махсус) юнәлеше. Төп тенденцияләр" республика түгәрәк өстәлен үткәрә.












