• Русский
  • Татарча

«XXI гасыр мәгарифенең үсеш тенденцияләре: киләчәк күнекмәләрен формалаштыру мөмкинлекләре» III республика фәнни-гамәли конференциясе

 

2022 елның 28 февралендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Россия Мәгариф академиясе «Челтәрле хезмәттәшлек нигезендә педагогик һәм җитәкче кадрлар остазлыгын оештыруның төбәк системасы» инновацион мәйданчыгы эшчәнлеге кысаларында Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитетының Мәгариф идарәсе белән берлектә «XXI гасыр мәгарифенең үсеш тенденцияләре: киләчәк күнекмәләрен формалаштыру мөмкинлекләре» III республика фәнни-гамәли конференциясен оештыра һәм үткәрә.

 

Конференциянең пленар утырышында түбәндәге темаларга багышланган педагогларның докладлары планлаштырыла:

     

  • «Белем бирү сыйфатын яхшырту факторы буларак яшь педагогларның һөнәри үсеше механизмнары»; 
  • «Функциональ грамоталылык компоненты буларак креатив фикерләү»;
  • «Мәктәптә цифрлы мәгариф технологияләрен үстерү тәҗрибәсе»; 
  • «Тәрбия эш программасын гамәлгә ашыруның инвариатив модульләренең берсе буларак мәктәп дәресе».

Актуаль проблемалар турында фикер алышу алты секция дискуссия мәйданчыкларының эше кысаларында планлаштырыла, аларда педагоглар, алга таба фикер алышу белән, игълан ителгән докладлар белән чыгыш ясаячак.

Конференцияне үткәрү урыны: Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты, Казан шәһәре, Большая Красная урамы, 68 йорт.

Үткәрү вакыты:

11.00 - 12.30 сәг. - пленар утырыш;

13.00 - 15.00 - дискуссия мәйданчыклары эше.

Конференция пленар утырышының трансляциясенә сылтама:
https://www.youtube.com/channel/UCxNUO1z68a2OMqE4xJlc2hA/featured

Пленар утырышның модераторы: Зияева Гөлмирә Акмал кызы, Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты программаларын һәм проектларын гамәлгә ашыру үзәге директоры.