• Русский
  • Татарча

«Укытучының һөнәри үсеш моделе» республика семинары

2022 елның 21 февралендә Россия Мәгариф академиясе «Челтәрле хезмәттәшлек нигезендә педагогик һәм җитәкче кадрлар остазлыгын оештыруның төбәк системасы» инновацион мәйданчыгы эш планы нигезендә Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы мәгариф идарәсе белән берлектә Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмалары җитәкчеләре һәм педагогик хезмәткәрләре өчен «Укытучының һөнәри үсеше моделе» темасы буенча республика семинары (вебинар) узды.

Семинарда катнашучыларга сәламләү сүзе һәм Татарстан Республикасында гамәлгә ашырыла торган остазлык системасы моделен тәкъдир итү белән Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты ректоры Ногманова Людмила Николаевна чыгыш ясады.

Гамәли юнәлешле семинар барышында Тукай муниципаль районы гомуми белем бирү оешмаларының педагогик хезмәткәрләре остазлык системасын үстерү тәҗрибәсе белән уртаклаштылар, яшь укытучының һөнәри аякка басуына остазлык тәэсирен күрсәтеп, районда гамәлгә ашырыла торган остазлык үрнәкләрен күрсәттеләр. Семинарда шулай ук укытучыларның функциональ грамоталыгын һәм лидерлык сыйфатларын үстерү мөмкинлеге мәсьәләләре каралды.

Семинар эшендә 100дән артык педагогик хезмәткәр катнашты. Семинар тыңлаучылары тарафыннан Тукай муниципаль районы педагоглары һәм методистларының чыгышлары югары бәяләнде. Катнашучылар районда гамәлгә ашырыла торган остазлык системасында педагогларга адреслы, мобиль һәм гамәли ярдәм күрсәтү өчен тәкъдим ителгән практикаларның нәтиҗәлелеген һәм ресурслардан нәтиҗәле файдалануын билгеләп үттеләр.

Семинар программасы: https://clck.ru/bnJj8

Семинарның язмасы : https://clck.ru/bnJqr
 

Фотогалерея: