Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе мәгарифне үстерү федераль институты эксперименталь мәйданчыгы эшчәнлеге кысаларында вебинар
Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе мәгарифне үстерү федераль институты һөнәри белем бирү һәм квалификация системалары фәнни-тикшеренү үзәге 2021 елның 24 ноябрендә «Һөнәри белем бирүнең цифрлы дидактикасы» юнәлеше буенча эшләүче эксперименталь мәйданчыклар челтәре өчен чираттагы оештыру-урнаштыру вебинары үткәрде. 2020 елда Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгына «Өстәмә һөнәри белем бирү процессының цифрлы трансформациясенең педагогик шартлары» проекты буенча Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе мәгарифне үстерү федераль институты эксперименталь мәйданчыгы статусы бирелә.












