• Русский
  • Татарча

«Ачык сыйныф» проекты кысаларында вебинар

2022 елның 24 февралендә «Ачык сыйныф» проекты кысаларында Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты сыйныф җитәкчеләре, белем бирү оешмалары белгечләре һәм ата-аналар өчен тематик вебинарлар циклын дәвам итә. 

«Минем илем - минем Россия!» темасына вебинар белем бирү оешмаларында «Патриотик тәрбия» юнәлеше буенча тәрбия чаралары уздыру тәҗрибәсен тәкъдир итүне күздә тота.

 

Үткәрү урыны: Казан шәһәре, Большая Красная урамы, 68, актлар залы.

Чара 15.00 сәгатьтә (мск) башлана.

Кушылу өчен сылтама:
https://www.youtube.com/channel/UCxNUO1z68a2OMqE4xJlc2hA

Чараны оештыручы: Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты асоциаль тәртипне тәрбияләү һәм профилактикалау лабораториясе.