“Киләчәк укытучысы” федераль проекты кысаларында Татарстан Республикасы Түбән Кама районы укытучыларын укыту
2021 елның 15-17 сентябрендә “Киләчәк укытучысы” федераль проектын тормышка ашыру барышында квалификацияне күтәрү ике өстәмә профессиональ программа буенча укытуның көндезге модуле үтте.
«Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты» өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт автоном белем бирү учреждениесенең профессиональ компетенцияләрне үстерү бүлеге һәм мәгарифне үстерү стратегияләрен тормышка ашыру үзәге хезмәткәрләре Түбән Кама шәһәренең өч муниципаль бюджет белем бирү учреждениесендә эшләүче 108 укытучының тренинглар һәм актуаль тикшеренүләр ярдәмендә “критик һәм системалы уйлау”, “команда эше”, “профессиональ эшчәнлекне планлаштыру”, “мәгълүмат һәм элемтә технологияләре” һ.б. өлкәләре буенча компетенцияләрен күтәрделәр.












