• Русский
  • Татарча

«Башлангыч сыйныфларда укытуга Нейропедагогик якын килү» темасына халыкара катнашу белән төбәкара семинар

2022 елның 26 февралендә Россия Мәгариф академиясе инновацион мәйданчыгы «Укытучы 2.0» юнәлеше кысаларында Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты «Башлангыч сыйныфларда укытуга Нейропедагогик якын килү» темасы буенча белем бирү оешмаларының башлангыч сыйныф укытучылары өчен төбәкара семинар үткәрә.

Семинарның максаты: нейропедагогика алымнарын куллану мәсьәләләрендә башлангыч сыйныфларның гамәлдәге һәм потенциаль укытучыларының һөнәри компетенцияләрен арттыру.

Семинар башлангыч сыйныф укытучыларына, педагогик белгечлек студентларына, башлангыч сыйныфлар буенча директорлар урынбасарларына адреслана.

Семинарны оештыручылар:

  • Әбелханова Зилә Равил кызы, Казан шәһәре Alpha School  хосусый халыкара мәктәбе директоры урынбасары
  • Германова Эльвира Сергеевна, Казан шәһәре Alpha School хосусый халыкара мәктәбе директоры урынбасары;
  • Гәрәева Римма Әхәт кызы, Казан шәһәре Alpha School хосусый халыкара мәктәбенең өлкән методисты.

Үткәрү урыны: Alpha School хосусый халыкара мәктәбе, Казан шәһәре, Җиңү проспекты, 139 йорт, 4 к. 

Семинар җитәкчесе: Шәехов Марат Рәшит улы, Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты асоциаль тәртипне тәрбияләү һәм профилактикалау лабораториясе мөдире, филология фәннәре кандидаты.

Үткәрү вакыты: 9.00 - 15.00 сәгать (мск).

Үткәрү рәвеше: көндезге, чараның пленар өлешен онлайн-трансляцияләү булачак. 

Трансляциягә сылтама теркәлү вакытында күрсәтелгән адреска җибәреләчәк.