• Русский
  • Татарча

Чит тел укытучылары өчен вебинар «Чит телләр буенча федераль дәүләт стандартларын тәэмин итү турында. Чит телле белем бирүнең сыйфаты гарантиясе»

2022 елның 28 февралендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты дәүләт биремен гамәлгә ашыру чаралары планы кысаларында Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районының чит тел укытучылары өчен «Чит телләр буенча федераль дәүләт стандартларын тәэмин итү турында. Чит телле белем бирүнең сыйфаты гарантиясе» вебинарын үткәрә.

 

Чарада катнашуга «Чит тел» фән өлкәсе укытучылары, район һәм мәктәп методик берләшмәләре җитәкчеләре чакырыла. 

Фикер алышу өчен түбәндәге мәсьәләләр алына:

  1. ФДББС чит телләр буенча гамәлгә ашыру. Яңартылган төп гомуми белем бирү ФДББС гамәлгә кертү.
  2. Инглиз теле буенча эш программасын эшләү стратегиясе.
  3. Инглиз теле дәресләрен тематик планлаштыру үзенчәлекләре (5 сыйныф).

Үткәрү вакыты: 12.00 - 14.05 сәгать (мск).

Кушылу өчен сылтама:
https://us02web.zoom.us/j/83725059319?pwd=citoZXBYWlFHbzA1SHhOdzlSRTRkdz...

Конференциянең идентификаторы: 837 2505 9319, керү өчен код: 459989

Чараны оештыручы: Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Заманча мәгариф технологияләре һәм белем бирү эчтәлеген проектлау кафедрасы.