• Русский
  • Татарча

Яңалыклар

Террорчылыкны һәм экстремизмны профилактикалау өлкәсендә халыкның төрле категорияләрен УКЫТУНЫҢ КОМПЛЕКСЛЫ МОДУЛЬЛЕ ПЛАНЫ (кыскача лекцияләр һәм презентация материаллары белән)

Кадерле хезмәттәшләр!

Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының педагогика, психология һәм андрагоика институты Комплекслы модульле планны гамәлгә ашыру, укытучылар сайлап алу һ.б. мәсьләләр буенча сезгә мәгълүмати ярдәм күрсәтергә әзер.

Җаваплы зат: ШӘРИФҖАНОВА КАДРИЯ ШӘҮКӘТ КЫЗЫ, педагогика фәннәре кандидаты, педагогика, психология һәм андрагогика кафедрасы мөдире.

тел. 236-67-88 , e-mail: kaf-psyholog@mail.ru

Казанда Татарстан Республикасы мәгариф хезмәткәрләренең белемнәрен күтәрүнең персонифицияле системасына кагылышлы актуаль мәсьләләләр турында фикер алыштылар

2019 елның 6 мартында Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты ректоры Людмила Николаевна Ногманова Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Илсур Гәрәй улы Һадиуллин катнашында узган “Татарстан Республикасы мәгариф хезмәткәрләренең белемнәрен күтәрүнең персонифицияле системасына кагылышлы актуаль мәсьләләләр” дип исемләнгән республика киңәшмәсе эшендә катнашты.

Игътибар! “Неокнига” I республика фәнни-гамәли конференциясенең беренче турына үтүчеләрнең исемлеге

Хөрмәтле “Неокнига” I республика фәнни-гамәли конференциясендә катнашучылар!

Конференциянең беренче турына үткән катнашучыларның исемлеген тәкъдим итәбез. Игътибарыгызны шуңа юнәлтәбез, конференция Нигезләмәсенә тәңгәл китереп, кайбер эшләр башка секцияләргә күчерелде.

Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты ректоры Людмила Николаевна Ногманованың Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан котлавы

Хөрмәтле хезмәттәшләр! Кадерле хатын-кызлар!

Сезне табигатьнең язгы үзгәреш кичергән бер мәлендә, гүзәллек һәм матурлык бәйрәме, күңелләрдә яңа илһам тудырган Халыкара хатын-кызлар көне белән ихлас күңелдән тәбрик итәм!
Язгы кояш нурына күмелгән әлеге бәйрәмдә мәхәббәт, матурлык, ана назы, ягымлылык, мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек, сабырлык, хатын-кызга ихтирам кебек мәңгелек кыйммәтләр чагылыш таба. Хатын-кызларыбыз һәрбер өлкәдә – фәндә, спортта, эшмәкәрлектә, иҗтимагый тормышта уңышларга ирешүгә сәләтле икәнлекләрен мең кат расладылар инде. Шул ук вакытта сез бу дөньяга мәхәббәт һәм матурлык алып килүчеләр, әйләнә-тирә дөньяны мәрхәмәтле һәм камил итүчеләр, илһам чыганагы һәм гаилә учагын саклаучлар да булып торасыз.

Казанда «Россия мәгарифе» (EDU Russia 2019) халыкара форумы уза

2019 елның 28 февраленнән 1 мартка кадәр “Казан Экспо” халыкара күргәзмәләр мәйданчыгында “Россия мәгарифе” (EDU Russia 2019) Халыкара мәгариф форумы уза. Аның барышында мәгариф системасы вәкилләре Россия Федерациясе төбәкләрендә мәгариф өлкәсен үстерүнең төп проблемалары хакында фикер алыша.

«TeachMeet» EduRussia-2019 халыкара форумында

28 февральдә тәрбия лабораториясе мөдире Шәехов М.Р., ТР Яшь педагоглар советы рәисе Кәримов Р.А. “Укытучы 2.0” федераль инновацияле проектының башка актив катнашучылары белән берлектә EduRussia-2019 халыкара мәгариф форумы кысаларында «TeachMeet» форматында семинар үткәрделәр.

Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты «ФДББСын гамәлгә ашыру шартларында сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән укучыларның инклюзив белеме” өстәмә һөнәри белем күтәрү программасын гамәлгә ашыра

12019 елның 11 – 22 февралендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының психология, педагогика һәм андрагогика кафедрасы «ФДББСын гамәлгә ашыру шартларында сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән укучыларның инклюзив белеме” проблемасы буенча өстәмә һөнәри белем бирү программасы гамәлгә ашырды. Төркем кураторы һәм фәнни җитәкче – педагогика фәннәре кандидаты, психология, педагогика һәм андрагогика кафедарсы мөдире К.Ш Шәрифҗанова.

“Заманча дәрес” методик эшкәртмәләр республика конкурсы

Хөрмәтле “Заманча дәрес” методик эшкәртмәләр республика конкурсында катнашучылар!

Сезнең игтибарга: конкурска килгән эшләрнең саны күп булу сәбәпле, нәтиҗәләр 2019 елның 25 мартында ясалачак һәм сайтка урнаштырылачак!

Методик эшне үстерү бүлеге.

Pages