• Русский
  • Татарча

«Ачык сыйныф» проекты кысаларында «Хәзерге балалар укымыймы?» вебинары

 

Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты ата-аналар җәмәгатьчелеге, сыйныф җитәкчеләре һәм гомуми белем бирү оешмаларының башка белгечләре өчен «Ачык сыйныф» проекты кысаларында вебинарлар сериясен дәвам итә.

2023 елның 20 сентябрендә 15.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр «Хәзерге балалар укымыймы?» темасына вебинар узачак.

 

Вебинар вакытында хәзерге мәктәп укучыларында укуга кызыксыну үстерүнең мөһим аспектлары каралачак, мәгариф системасы белгечләренең кече мәктәп яшендәге балаларда һәм яшүсмерләрдә мәгънәле уку күнекмәләрен формалаштыру тәҗрибәсе тәкъдим ителәчәк. Вебинар спикерлары педагогларга һәм ата-аналарга гаилә укуларын оештыру һәм мәктәп укучыларының ата-аналары катнашында максатчан чаралар үткәрү буенча киңәшләр бирәчәк.

Вебинарда катнашу өчен чакырылалар:

  • белем бирү оешмалары администрациясе вәкилләре;
  • сыйныф җитәкчеләре;
  • педагоглар;
  • укучыларның әти-әниләре.

 

Каналда трансляция түбәндәге сылтама буенча: https://www.youtube.com/@user-he2jc3zf4i/streams

#ПедагогОстазЕлы
#ПедагогЕлы2023
#ОстазЕлы2023
#ТатарстанРеспубликасыМәгарифнеҮстерүИнституты