• Русский
  • Татарча

«Хәзерге балалар укымыймы?» вебинары («Ачык сыйныф» проекты кысаларында)

2023 елның 20 сентябрендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтында «Хәзерге балалар укымыймы?» вебинары узды. Вебинар ата-аналар, сыйныф җитәкчеләре һәм «Ачык сыйныф» белем бирү оешмаларының башка белгечләре өчен мәгълүмати-агарту проекты кысаларында уздырыла. 

Вебинар вакытында бүгенге мәктәп укучыларында укуга кызыксыну үстерүнең мөһим аспектлары каралды, Татарстан Республикасы Яшел Үзән муниципаль районының 1 гимназиясе һәм Югары Ослан муниципаль районының Куралово урта гомуми белем бирү мәктәбенең кече мәктәп яшендәге балаларда һәм яшүсмерләрдә мәгънәле һәм гаиләдә уку күнекмәләрен формалаштыру буенча тәҗрибә тәкъдим ителде. Вебинар спикерлары педагогларга һәм ата-аналарга гаилә укуларын оештыру буенча киңәшләр бирделәр.

Вебинар язмасын түбәндәге сылтама буенча карарга мөмкин:
https://www.youtube.com/watch?v=7HDuFRI1QkY

#ПедагогОстазЕлы
#ПедагогЕлы2023
#ОстазЕлы2023
#ТатарстанРеспубликасыМәгарифнеҮстерүИнституты

Фотогалерея: