• Русский
  • Татарча

«Туган (татар) теле һәм әдәбияты» фәнен туган телдә укыту теориясе һәм методикасы» программасын гамәлгә ашыру

2023 елның 17 апреленнән 20 сентябренә кадәр Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Татар теле һәм әдәбияты кафедрасы тарафыннан «Туган (татар) теле һәм әдәбияты» фәнен туган телдә укыту теориясе һәм методикасы» белгечлеге буенча Россия Федерациясе субъектлары мәгариф эчтәлегенең этномәдәни татар компоненты булган белем бирү оешмасы укытучыларын 270 сәгать күләмендә яңадан һөнәри әзерләү программасы гамәлгә ашырылды.

Россия Федерациясенең 8 төбәгеннән 12 педагог укытылган.

Курслар кураторы – Татар теле һәм әдәбияты кафедрасы өлкән укытучысы Ваһапова Әдилә Растям кызы.

Программа онлайн-лекцияләр, гамәли дәресләр, презентацияләр, онлайн-консультацияләр формасында электрон укыту һәм дистанцион белем бирү технологияләрен кулланып гамәлгә ашырылды. Шулай ук программа кысаларында «Туган (татар) теле һәм әдәбияты укытучысының методик эш системасы» темасына 36 сәгать күләмендә педагогик практика оештырылды.

Курсларны тыңлаучылар:

  • кирәкле белем, осталык алырга мөмкинлек биргән уңайлы график һәм эш режимын;
  • каралган мәсьәләләр даирәсен укучыларның кызыксынуларына һәм ихтыяҗларына карап төзәтергә мөмкинлек бирә торган программаның ачыклыгы һәм җайлылыгын;
  • курс укытучылары һәм кураторы белән килеп туган мәсьәләләрне оператив хәл итәргә мөмкинлек биргән кире элемтә булуны билгеләп үттеләр.

Тыңлаучыларны укыту 2023 елның 20 сентябрендә онлайн режимда чыгарылыш квалификация эшләрен уңышлы яклау белән тәмамланды.
 

#ПедагогОстазЕлы
#ПедагогЕлы2023
#ОстазЕлы2023
#ТатарстанРеспубликасыМәгарифнеҮстерүИнституты

Фотогалерея: