• Русский
  • Татарча

Анонсы и Новости

«Мәгариф» милли проектын гамәлгә ашыру шартларында белем бирү оешмасы белән идарә итү» квалификациясен күтәрү өстәмә һөнәри программа буенча мәктәп директорларын укыту

2022 елның 18 февралендә «Мәгариф» милли проектын гамәлгә ашыру шартларында белем бирү оешмасы белән идарә итү» квалификациясен күтәрү өстәмә һөнәри программа буенча Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмаларының 18 директорын 72 академик сәгать күләмендә (куратор -Смирнов И.А., педагогика һәм мәгариф идарәсе кафедрасы доценты, филология фәннәре кандидаты) укыту тәмамланды.

«Балаларга өстәмә белем бирү һәм халык музыка культурасы» фестивале

«Балаларга өстәмә белем бирү һәм халык музыка культурасы» педагогик практикалар фестивале кысаларында Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты һәм «ТНВ» телерадиокомпаниясе «Каравай» программасы эшчәнлекләре балаларга традицион музыкаль культура нигезләрен өйрәтүгә юнәлгән Казан шәһәре балалар музыка мәктәпләренең педагогик коллективларына багышланган тапшырулар циклын ачтылар.

Галимҗан Барудиның 165 еллыгына багышланган төбәкара фәнни-тикшеренү конференциясе

2022 елның 17 февралендә Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районының Галимҗан Баруди исемендәге 4 нче Биектау урта мәктәбендә танылган галим, теолог, философ, мәгърифәтче, педагог, журналист Галимҗан Барудиның 165 еллыгына багышланган төбәкара фәнни-тикшеренү конференциясе узды.

«Белем бирү оешмасының нәтиҗәле җитәкчесе күнекмәләре» тренингы 

2022 елның 16 февралендә  Татарстан Республикасы педагогика һәм мәгариф идарәсе кафедрасы хезмәткәрләре, «Мәгариф» милли проектын гамәлгә ашыру шартларында белем бирү оешмасы белән идарә итү» квалификация күтәрүнең өстәмә һөнәри программасы буенча белем алучы гомуми белем бирү оешмаларының 18 директоры өчен «Белем бирү оешмасының нәтиҗәле җитәкчесе күнекмәләре» тренингы үткәрелде.

«МӘГАРИФ ВЕКТОРЫ: ЧАКЫРУЛАР, ТРЕНДЛАР, ПЕРСПЕКТИВАЛАР» СЕМИНАРЫ

15 февральдә Россия Мәгариф министрлыгы Академиясенең «Мәгариф векторы: чакырулар, трендлар, перспективалар» семинары булды. Семинар темасы - яңартылган федераль дәүләт белем бирү стандартларына күчкәндә укытучыларның эшчәнлеген тәэмин итеп тору.

«Дини культуралар һәм дөньяви этика нигезләрен һәм Россия халыкларының рухи-әхлакый мәдәнияте нигезләре фәннәрен гомуми белем бирү мәктәбендә гамәлгә ашыруда эзлеклелек һәм системалылык» бөтенроссия семинары

2022 елның 22 февралендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты «Дини культуралар һәм дөньяви этика нигезләре һәм Россия халыкларының рухи-әхлакый мәдәнияте нигезләре фәннәрен гомуми белем бирү мәктәбендә  гамәлгә ашыруда эзлеклелек һәм системалылык» бөтенроссия семинарын үткәрә.

Галимҗан Барудиның 165 еллыгына багышланган төбәкара фәнни-тикшеренү конференциясе

2022 елның 17 февралендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районының Галимҗан Баруди исемендәге 4 нче Биектау урта гомуми белем бирү мәктәбе белән берлектә күренекле галим, теолог, фәлсәфәче, мәгърифәтче, җәмәгать эшлеклесе, педагог, журналист Галимҗан Барудиның 165 еллыгына багышланган төбәкара фәнни-тикшеренү конференциясе үткәрә.

Тәрбияләнүчеләре тәүлек буе гомуми белем бирү оешмаларында була торган тәрбиячеләр өчен форум

2022 елның 19-20 февралендә «Укытучы 2.0» Россия мәгариф академиясенең инновацион мәйданчыгы юнәлешен гамәлгә ашыру кысаларында Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Татарстан Республикасы тәрбияләнүчеләре тәүлек буе  гомуми белем бирү оешмаларында була торган тәрбиячеләр өчен форум үткәрә.

«Математика, физика буенча олимпиадаларга һәм Дәүләт йомгаклау аттестациясенә укучыларны әзерләү» республика семинары

2022 елның 22 февралендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты математика һәм физика укытучылары өчен «Математика, физика буенча олимпиадаларга һәм Дәүләт йомгаклау аттестациясенә укучыларны әзерләү» темасына видеоконференция форматында республика семинары үткәрә.

«Укытучының һөнәри үсеше моделе» республика онлайн-семинары

2022 елның 21 февралендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Россия Мәгариф Академиясе инновацион мәйданчыгы эшчәнлеге кысасында «Педагогик һәм җитәкче кадрлар остазлыгын челтәрле үзара хезмәттәшлек нигезендә оештыруның төбәк системасы» проекты буенча чаралар планы нигезендә, Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Мәгариф идарәсе белән берлектә Татарстан Республикасы муниципаль районнары педагоглары өчен «Укытучының һөнәри үсеш моделе» темасына вебинар үткәрә.

Pages