• Русский
  • Татарча

Татарстан Республикасы белем бирү оешмалары җитәкчеләрен «Хәзерге заман белем бирү менеджменты» юнәлеше буенча укыту тәмамланды

2023 елның 3 апреленнән 16 сентябренә кадәр Татарстан Республикасы белем бирү оешмалары җитәкчеләре өчен «Хәзеге заман белем бирү менеджменты» өстәмә һөнәри белем бирү программасы буенча укыту үткәрелде. Программа Педагогика һәм белем бирү белән идарә итү кафедрасы тарафыннан гамәлгә ашырылды.

Укуны 55 тыңлаучы тәмамлады. Программа күләме: 300 сәгать. Программаны гамәлгә ашыру кысаларында белем бирү менеджментының актуаль мәсьәләләре каралды:

 

  • менеджментның гомуми теориясе һәм тарихы;
  • белем бирүдә стратегик менеджментның гамәли аспектлары;
  • белем бирү һәм белем бирү оешмалары белән идарә итү теориясе һәм технологияләре;
  • белем бирү оешмасы җитәкчесенең һөнәри компетентлыгы һ. б.;

Йомгаклау этабында ТР Мәгариф һәм фән министры урынбасары - ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе Мөҗипов Р. Г., укыту-методик эш буенча проректор А. В. Хохлов, Мәгарифне үстерү институты хезмәткәрләре, Педагогларның һөнәри осталыгын һәм квалификациясен бәяләү үзәге директоры Мингалиева Л. Э. катнашында лекцияләр һәм гамәли дәресләр үткәрелде.

Казан шәһәре Авиатөзелеш районының 119 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында «Яңартылган ФДББС шартларында белем бирү оешмасы белән идарә итү» стажировкасы үткәрелде (директоры Т.П. Фадеева).

Укулар дәүләт йомгаклау аттестациясе белән тәмамланды. Дәүләт йомгаклау комиссиясе әгъзалары укучыларның югары дәрәҗәдәге әзерлекләрен билгеләп үтте.
 

#ПедагогОстазЕлы
#ПедагогЕлы2023
#ОстазЕлы2023
#ТатарстанРеспубликасыМәгарифнеҮстерүИнституты

 

Фотогалерея: