• Русский
  • Татарча

«Иң яхшы туган тел һәм туган әдәбият укытучысы – 2023» Бөтенроссия һөнәри конкурсы

 

2023 елның 18 сентябрендә «Иң яхшы туган тел һәм әдәбият укытучысы – 2023» Бөтенроссия һөнәри конкурсының йомгаклау этабы старт алды. Россия Федерациясенең төрле почмакларыннан барлыгы 104 педагог катнаша, шул исәптән 72 укытучы һәм 32 тәрбияче. Укытучылар өчен конкурс Карачай-Черкес Республикасында, ә тәрбиячеләр өчен Төньяк Осетия-Алания Республикасында уза.

 

Татарстан Республикасы исеменнән 41 нче балалар бакчасы тәрбиячесе Айсылу Газинур кызы Лофтуллина һәм 13 нче гимназиянең туган (татар) теле һәм әдәбияты укытучысы Алинә Илсур кызы Шәгәрәева чыгыш ясаячак.

Мәгълүмат таратуыгызны һәм сылтама буенча тавыш бирүдә катнашып, хезмәттәшләребезгә ярдәм итүегезне сорыйбыз
         https://vk.com/app7198399_-213970634  

! Игътибар итегез, Алинә Шәгәрәева өчен тавышны «Учителя 2» бүлегендә, ә Айсылу Лотфуллина өчен «Воспитатели» бүлегендә бирергә кирәк.

 

Фотогалерея: