Саха (Якутия)Республикасы педагогик хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү курслары тәмамланды
2023 елның 22 мартыннан 04 апреленә кадәр Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты «Укытучы эшендә яңартылган ФДББС таләпләрен гамәлгә ашыру» темасына Саха (Якутия) Республикасы педагогик хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү курсларын оештырды һәм үткәрде (программа кураторы: Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем бирү кафедрасы доценты, педагогика фәннәре кандидаты Җамалетдинова Зәлфирә Исхак кызы).












