«Мәдәниятара коммуникация аспектында этнопедагогика: хәзерге заман белем бирү парадигмасы һәм Г. Н. Волковның өйрәтүе» халыкара түгәрәк өстәле
И. Я. Яковлев исемендәге Чуваш дәүләт педагогика университетында Россия мәгариф академиясе академигы Г. Н. Волковның тууына 95 ел тулуга багышланган «Мәдәниятара коммуникация аспектында этнопедагогика: хәзерге заман белем бирү парадигмасы һәм Г. Н. Волковның өйрәтүе» халыкара түгәрәк өстәле узды. Аның максаты – гомумән хәзерге педагогик фәннең һәм этнопедагогиканың актуаль проблемалары, аерым алганда, педагог-галимнәрнең һәм педагогик җәмәгатьчелекнең фәнни - тикшеренү, методик эшчәнлеге нәтиҗәләре, педагогик һәм фәнни тәҗрибә алмашу, этнопедагог-галимнәрнең эшчәнлеген координацияләү.











