• Русский
  • Татарча

Укытучылар өчен ата-аналар сәгате һәм вебинар үткәрү турында

 

Бала үсеше, сәламәтлеге һәм адаптациясе институты тормыш иминлеге мәсьәләләренә багышланган чаралар циклын үткәрә.

 

Чарада спикерлар түбәндәгеләр булачак:

 

  • Дмитрий Микрюков – коткаручы-инструктор, гадәттән тыш хәлләр психологы, ашыгыч ярдәм табибы, Чиләбе өлкәсенең Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле киңәшчесе;
  • Ирина Емельянова – педагогика фәннәре докторы, профессор, Тормышны коткару технологиясе авторы;
  • Олеся Котлованова – табиб-психотерапевт, педагогика фәннәре кандидаты, Тормышны коткару технологиясе авторы. 

Чараларда катнашу бушлай.

2023 елның 20 сентябрендә 16:00 сәгатьтә мәктәпкәчә яшьтәге балаларның ата-аналары өчен «Балалар бакчасында гадәттән тыш хәл: балага ничек ярдәм итәргә» темасына ата-аналар сәгате.
Чарага сылтама: https://v10296.vr.mirapolis.ru/mira/s/lmrkVs

2023 елның 21 сентябрендә 15:00 сәгатьтә  мәктәпкәчә белем бирү педагоглары өчен «Мәктәпкәчә белем бирү оешмасында балаларның иминлегенә яңа караш. Аларны мөһһим нәрсәләргә өйрәтү» вебинары.
Чарага сылтама:
https://v10296.vr.mirapolis.ru/mira/s/8YN5fd