• Русский
  • Татарча

«Белем бирү киңлегенең яңа фәлсәфәсе буларак Digital» V Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе

2023 елның 14-15 сентябрендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институт «Белем бирү киңлегенең яңа фәлсәфәсе буларак Digital» V Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясен үткәрә.

Конференция «Һөнәри камилләштерү стратегиясен проектлау нигезендә педагогик һәм җитәкче кадрларның төбәк остазлык системасын үстерү» Россия мәгариф академиясе инновацион мәйданчыгы, «Технология» предмет өлкәсенең яңартылган эчтәлек модульле принцибын гамәлгә кертү/тәэмин итү/сынап карау программасы» федераль инновацион мәйданчыгы эшчән\элеге кысаларында үткәрелә.

Конференциянең төп максаты – барлык төр һәм дәрәҗәдәге белем бирүнең югары сыйфатын һәм мөмкинлеген тәэмин итә торган цифрлы белем бирү мохитен үстерүнең перспективалы һәм актуаль юнәлешләрен тикшерү; алдынгы белемнәрне системалаштыру һәм бу өлкәдә тәҗрибә уртаклашу.
Пленар утырышта конференциядә катнашучыларга сәламләү сүзе белән Мәгарифне үстерү институты ректоры Людмила Николаевна Ногманова мөрәҗәгать итәчәк.

Конференциядә мәгариф белән идарә органнары вәкилләре, белем бирү дңоешмалары җитәкчеләре һәм педагоглары, балаларга өстәмә белем бирү системасында, урта һәм югары һөнәри белем бирү системасында эшләүче җитәкчеләр һәм педагоглар, Россия Федерациясе субъектларыннан белем бирүне үстерү институтлары галимнәре һәм белгечләре катнаша. Түбәндәге төбәкләр тәкъдим ителде: Мәскәү шәһәре, Санкт-Петербург шәһәре, Краснодар крае, Приморье крае, Камчатка крае, Чиләбе өлкәсе, Кемеров өлкәсе, Ярославль өлкәсе, Свердловск өлкәсе, Омск өлкәсе, Иркутск өлкәсе, Ульяновск өлкәсе, Карелия Республикасы, Алтай Республикасы, Башкортостан Республикасы, Чуваш Республикасы, Марий Эл Республикасы, Татарстан Республикасы һәм Төркиянең чит ил илләре, Мьянма Союзы Республикасы.

 

Конференция спикерлары – Россия Федерациясеннән белем бирү өлкәсендә әйдәп баручы экспертлар һәм белгечләр, шулай ук педагог-практиклар.

Конференция программасына сылтама: https://disk.yandex.ru/i/nFMhqHc81fju7Q 

Секция утырышларына тоташу өчен сылтамалар: http://irort.ru/ru/node/6602

#ПедагогОстазЕлы
#ПедагогЕлы2023
#ОстазЕлы2023
#ТатарстанРеспубликасыМәгарифнеҮстерүИнституты

Фотогалерея: