• Русский
  • Татарча

Анонслар һәм яңалыклар

«Балалар һәм яшьләр иҗтимагый хәрәкәтенең тәрбияви потенциалы: дәвамчанлык һәм инновацияләр» (ТАССР пионер оешмасының 100 еллыгына багышланган) II Республика фәнни-гамәли конференциясен үткәрү турында

Мәгълүмати-аналитика бүлеге Асоциаль тәртипне тәрбияләү һәм профилактикалау лабораториясе белән берлектә ТАССР пионер оешмасының 100 еллыгына багышланган «Балалар һәм яшьләр иҗтимагый хәрәкәтенең тәрбияви потенциалы: дәвамчанлык һәм инновацияләр» II Республика фәнни-гамәли конференциясен үткәрә.

Конференцияне үткәрү датасы: 2023 елның 19 мае.
Катнашу формасы – онлайн (дистанцион).

«Спас җирендә туган якны өйрәнүчеләр очрашуы» Республика туган якны өйрәнү форумы. Нәтиҗәләр

2022 елның 14 апрелендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Татарстан Республикасы Спас муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф бүлеге, Болгар дәүләт тарихи-архитектура музей-тыюлыгы белән берлектә Болгар шәһәрендә «Спас җирендә туган якны өйрәнүчеләр очрашуы» V Республика туган якны өйрәнүчеләр форумын уздырды.

Жюри эш нәтиҗәләре буенча укучылар һәм педагоглар арасында җиңүчеләр һәм призерлар билгеләнде (исемлек бирелгән). Барлык укучыларны һәм педагогларны котлыйбыз, Татарстанда да, аннан читтә дә туган якны өйрәнү хәрәкәтен үстерүдә нәтиҗәле эш телибез!

"Технология" федераль инновацион мәйданчыгы конкурслары турында белдерү

Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты «Технология» предмет өлкәсенең яңартылган эчтәлек модульле принцибын гамәлгә кертү/ тәэмин итү/сынап карау программасы» федераль инновацион мәйданчыгының юл картасын гамәлгә ашыру кысаларында уздырыла торган «Техно Кубок – 2023» укучылар командаларының I Республика конкурсына гаризалар кабул итә башлый.

«Хәзерге заман мәгарифе: актуаль мәсьәләләр һәм инновацияләр» электрон фәнни-методик журналының 2023 елның 1 нче саны басылып чыкты

 

«Хәзерге заман мәгарифе: актуаль мәсьәләләр һәм инновацияләр» электрон фәнни-методик журналының 2023 елның 1 нче саны басылып чыкты. Мәкаләләр белән сайтта танышырга мөмкин: http://irortsmi.ru/

Безнең басма белән даими кызыксынуыгыз өчен рәхмәт белдерәбез

һәм үз материалларыгызны журналның киләсе санында бастырырга чакырабыз!

«Сыйныф җитәкчесе сәгате» проекты кысаларында вебинар

             

Хөрмәтле коллегалар!

Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты «Сыйныф җитәкчесе сәгате» проекты кысаларында тематик вебинарлар сериясен дәвам итә.
2023 елның 20 апрелендә 15.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр «Мәктәп укучыларын имтиханнар тапшыруга психологик әзерләү» темасына вебинар узачак.

«Ачык сыйныф» проекты кысаларында вебинар

Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты ата-аналар җәмәгатьчелеге, сыйныф җитәкчеләре һәм гомуми белем бирү оешмаларының башка белгечләре өчен «Ачык сыйныф» проекты кысаларында вебинарлар сериясен дәвам итә.
2023 елның 19 апрелендә 15.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр «Укудагы уңышсызлыкларны җиңү буенча иң яхшы практикалар» темасына вебинар узачак.

«Технология» федераль инновацион мәйданчыгы вебинары

2023 елның 12 апрелендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты базасында технология укытучылары өчен «Технология фәнен укытуның актуаль мәсьәләләре: заманча цифрлы кораллар һәм ресурслар» республика вебинары узды.

«Балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны һәм асоциаль күренешләрне профилактикалау: проблемалар һәм перспективалар»V Республика фәнни-гамәли конференциясе

2023 елның 13 апрелендә «Балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны һәм асоциаль күренешләрне профилактикалау: проблемалар һәм перспективалар» V Республика фәнни-гамәли конференциясе узды, ул Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Психология һәм инклюзив белем бирү кафедрасы тарафыннан оештырылды.

«Мәктәп мәгълүмати-китапханә үзәге һәм мәктәп китапханәсе базасында уртак эшчәнлек» республика конкурсы

Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты «Мәктәп мәгълүмати-китапханә үзәге һәм мәктәп китапханәсе базасында уртак эшчәнлек» республика конкурсы башлануы турында игълан итә.

Республика Остазлар советы утырышы

13 апреля 2023 года ГАОУ ДПО «Институт развития образования Республики Татарстан» в соответствии с планом мероприятий в рамках государственного задания, деятельности инновационной площадки РАО «Развитие региональной системы наставничества педагогических и руководящих кадров на основе проектирования стратегий профессионального совершенствования» совместно с Министерством образования и науки Республики Татарстан провели заседание (видеосовещание) республиканского Совета наставников.

Pages