• Русский
  • Татарча

«Өстәмә һөнәри белем бирү процессын цифрлы трансформацияләүнең педагогик шартлары» Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе мәгарифне үстерү федераль институты эксперименталь мәйданчыгы эшчәнлегенә йомгак ясау

2022 елның 26 гыйнварында «Өстәмә һөнәри белем бирү процессын цифрлы трансформацияләүнең педагогик шартлары» Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе мәгарифне үстерү федераль институты эксперименталь мәйданчыгы эшчәнлеге кысаларында Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты тарафыннан 2021 елда мәйданчык эшчәнлегенә йомгак ясау һәм 2022 елга эшчәнлекне планлаштыру максатында республика онлайн-семинар оештырылды. 
Онлайн семинар барышында Программаларны һәм проектларны гамәлгә ашыру үзәге хезмәткәрләре узган елда эксперименталь мәйданчык эше барышында үткәрелгән чараларны яктырттылар һәм 2022 елга эш планын анонсладылар.

2021 ел дәвамында эксперименталь мәйданчык кысаларында 8 семинар үткәрелгән, аларның максаты белем бирү сыйфаты белән идарә итү өчен гомуми белем бирү оешмаларында заманча цифрлы технологияләрне сайлап алуда һәм куллануда ярдәм итү иде. Семинарлар спикерлары Татарстан Республикасы белем бирү оешмаларының педагогик һәм җитәкче хезмәткәрләре булды. Семинарларда 43 муниципаль районнан, Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләреннән 1500дән артык белем бирү оешмасы педагогы катнашты.

2021 елның 29-30 сентябрендә «Белем бирү пространствосының яңа фәлсәфәсе буларак Digital» III төбәкара фәнни-гамәли конференция (халыкара катнашу белән) узды. Конференция спикерлары Россия Федерациясеннән һәм чит илләрдән (Финляндия, Норвегия, Казахстан) белем бирү өлкәсендә әйдәп баручы экспертлар һәм белгечләр, шулай ук педагог-практиклар булды. Конференциядә катнашучыларның иң яхшы мәкаләләре «Хәзерге заман мәгарифе: актуаль мәсьәләләр һәм инновацияләр» электрон челтәр журналында басылып чыкты.

2021 елның маенда Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты хезмәткәрләре «Белем бирү тирәлеген цифрлы трансформацияләү: нәтиҗәле формалар, ысуллар һәм технологияләр» квалификация күтәрүнең өстәмә һөнәри программасы буенча Татарстан Республикасы муниципаль районнары мәгариф идарәсе органнарының 93 методистын укыттылар.

2022 елда «Өстәмә һөнәри белем бирү процессының цифрлы трансформациясенең педагогик шартлары» эксперименталь мәйданчыгы эшчәнлеге кысаларында онлайн семинарлар, конференцияләр үткәрү һәм проектта катнашучыларның тәҗрибәсен фәнни-методик публикацияләр форматында гомумиләштерү планлаштырыла.

2022 елның 26 гыйнварындагы онлайн-семинар язмасына сылтама: https://clck.ru/apQ7C

Фотогалерея: