• Русский
  • Татарча

Методистлар өчен «Башлангыч гомуми федераль дәүләт белем бирү стандартлары һәм Төп гомуми федераль дәүләт белем бирү стандартлары яңарышы» курсы

4 февральдә «Яңартылган Башлангыч гомуми федераль дәүләт белем бирү стандартлары һәм Төп гомуми федераль дәүләт белем бирү стандартлары таләпләрен гамәлгә ашыруны методик яктан тәэмин ителешнең эчтәлек аспектлары» квалификация күтәрү курсларына язылу башланды.
Программаның күләме - 36 сәгать,
Уку вакыты - 21 февральдән алып 23 мартка кадәр.

Укуга яңартылган Башлангыч гомуми федераль дәүләт белем бирү стандартлары һәм Төп гомуми федераль дәүләт белем бирү стандартларын гамәлгә кертүнең методик яктан тәэмин ителешен булдыручы методик хезмәтләр методистлары, белгечләр чакырыла.

Программа дистанцион белем бирү технологияләрен кулланып, Россия Мәгариф министрлыгы Академиясе тарафыннан гамәлгә ашырыла.

Укуга язылу өчен сылтама https://education.apkpro.ru/courses/337 

Яңалык белән Россия Мәгариф министрлыгы академиясенең рәсми сайтында https://apkpro.ru/news/ сылтамасы буенча  танышырга мөмкин.