• Русский
  • Татарча

«Чит телләргә яшьтән үк өйрәтү: алымнар, технологияләр» республика түгәрәк өстәле

2022 елның 9 февралендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының 22.12.1732/21 номерлы боерыгы белән расланган дәүләт биремен гамәлгә ашыру чаралары планы кысаларында «Чит телләргә яшьтән үк өйрәтү: алымнар, технологияләр» темасы буенча республика түгәрәк өстәле үткәрә.

Чарада катнашуга «Чит тел» предметы укытучылары, методистлар, район һәм мәктәп методик берләшмәләре җитәкчеләре, белем бирү оешмалары җитәкчеләре чакырыла. Республика түгәрәк өстәлендә катнашучылар электрон сертификатлар алачак. Катнашу бушлай.

Чыгыш ясау һәм республика түгәрәк өстәле эшендә катнашу өчен гаризаларны  2022 елның 5 февраленә кадәр түбәндәге электрон адреска җибәрергә кирәк: metodiro@mail.ru.
  

Үткәрү вакыты: 9:00 сәгатьтән 12:00 сәгатькә кадәр (мск).

Кушылу өчен сылтама: 
   https://us04web.zoom.us/j/9459602533?pwd=NjVPeGdQd2tFOTJGaWU5UGk2b3A5Zz09 

Чараны оештыручы:
Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Заманча белем бирү технологияләре һәм белем бирү эчтәлеген проектлаштыру кафедрасы.