• Русский
  • Татарча

«Фәнни потенциал-XХI» III республика фәнни-гамәли конференциясе

2022 елның 7-8 февралендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Татарстан Республикасы Тәтеш муниципаль районы Башкарма комитетының Мәгариф бүлеге белән берлектә «Фәнни потенциал-XХI» III республика фәнни-гамәли конференциясен үткәрә.

 

Конференциянең максаты: фәнни-тикшеренү эшчәнлеген проектлау һәм планлаштыру өлкәсендә педагогик хезмәткәрләрнең һөнәри үсешен стимуллаштыру.
Конференциянең бурычлары:

  • иҗади актив педагогларны һәм аларның укучыларын, перспективалы инновацион белем бирү проектларын һәм инициативаларын ачыклау, аларга ярдәм итү;
  • шәхси һәм иҗади яктан үзеңне камилләштерүгә юнәлдерелгән продуктив эшчәнлекне стимуллаштыру;
  • белем бирүнең заманча сыйфатына ирешү;
  • конференциядә катнашучыларның мәгариф өлкәсендә фәннең иң яңа казанышлары турында хәбәрдарлыгын арттыру;
  • педагогларның инновацион эшчәнлек тәҗрибәсен ачыклау, гомумиләштерү һәм трансляцияләү.

 Конференция эшендә катнашуга Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмалары педагоглары чакырыла.

Конференция эше регламенты:

7 февраль 

  • 12.00–13.00 – пленар утырыш, сәламләү сүзләре
  • 13.15–17.00 – педагоглар өчен секцион утырышлар

8 февраль 

  • 13.00–17.00 – укучылар өчен секцияләр

Конференциянең пленар өлешен трансляцияләү түбәндәге сылтама буенча гамәлгә ашырылачак:
    https://www.youtube.com/channel/UCxNUO1z68a2OMqE4xJlc2hA 

Чараны оештыручы: Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты программаларын һәм проектларын гамәлгә ашыру үзәге.