• Русский
  • Татарча

Республика фәнни-гамәли конференциясенең пленар утырышы һәм педагогик секцияләре

2022 елның 7 февралендә 2022 елга дәүләт биремен үтәү кысаларында Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты һәм Татарстан Республикасы Тәтеш муниципаль районы Башкарма комитетының Мәгариф бүлеге тарафыннан «Фәнни потенциал-ХXI» III республика фәнни-гамәли конференциясенең пленар утырышы һәм педагогик секцияләре уздырылды.

Конференциядә катнашучыларга сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты ректоры Ногманова Людмила Николаевна һәм Татарстан Республикасы Тәтеш муниципаль районы Башкарма комитетының Мәгариф бүлеге башлыгы Кириллина Гөлнара Фәрит кызы чыгыш ясадылар.

Конференция спикерлары үз чыгышларында билгеләп үткәнчә, белем бирүне цифрлаштыру бүген илнең фәнни потенциалын үстерүгә йогынты ясый торган төп элемент булып тора, аның нәтиҗәләренә сизелерлек дәрәҗәдә Россия мәгариф системасында квалификацияле белгечләр әзерләү сыйфаты бәйле булачак. Шуңа күрә соңгы вакытта мәктәптә белем бирүнең фәнни потенциалын үстерү проблемасына торган саен күбрәк игътибар бирелә.
Мәктәп педагоглары алдында укучыларны фәнни-тикшеренү һәм проект эшчәнлегенә җәлеп итү кысаларында хәл ителә торган берничә максат һәм бурычлар тора; яңа белемнәр алу һәм аларны җитештерү; уку процессына фәнни эшчәнлек нәтиҗәләрен кертү; һөнәри компетенцияләрнең яңа төрләрен үзләштерү аша белем бирүнең сыйфатын күтәрү.
Конференциягә Татарстан Республикасының гомуми белем бирү оешмаларыннан 300дән артык катнашучы теркәлде. Педагогик секцияләрдә Тәтеш, Яшел Үзән, Алабуга, Алексеевск, Кайбыч, Мөслим, Балтач, Бөгелмә, Аксубай, Чүпрәле, Әлмәт, Спас, Чистай, Биектау, Кукмара, Лаеш һәм Казан шәһәрләреннән педагоглар үзләренең докладларын һәм эшләрен тәкъдим иттеләр.

Конференция программасына сылтама: https://clck.ru/atmav 

Конференциянең пленар утырышы язмасына сылтама:
https://youtu.be/Kbhn0YNmBtU 

Фотогалерея: