• Русский
  • Татарча

Россия фәне көне белән!

Ел саен 8 февральдә илебез галимнәре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен - Россия фәне көнен билгеләп үтә. Бәйрәм Петр I тарафыннан гамәлгә куелган Россия Фәннәр академиясенә һәм Академия университетына (хәзерге вакытта - Санкт-Петербург дәүләт университеты) нигез салынуга багышланган.

Гадәттәгечә, Россия фәне көнендә мәктәпләрдә, көллиятләрдә һәм югары уку йортларында семинарлар һәм конференцияләр, академик берлек вәкилләре белән очрашулар уза. Безнең ил һәрвакыт талантлы галимнәр белән дан тотты. Совет һәм Россия фәне узган елларда дөньяга нәрсә бирде? Нобель лауреатлары Лев Ландау, Петр Капиц, Жорес Алфёров һәм башка бик күпләрнең исемнәре белән билгеле ачышлар

Педагогика фәнен үстерү белән шөгыльләнүче, укытучылар әзерләгәндә тагын да камилрәк методика кулланырга, укучыларны укыту һәм тәрбияләү буенча сыйфатлы программалар булдырырга, шулай ук Россия белем бирү системасын үстерергә мөмкинлек биргән һәркемне котлыйбыз. 

Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты партнерларның безнең илдә белем бирү сыйфатын күтәрүгә юнәлтелгән фәнни-гамәли тикшеренүләр, фәнни эшләнмәләр һәм проектларны гамәлгә ашыруда ярдәм итүен югары бәяли.