• Русский
  • Татарча

«Яңартылган ФДББС: «Математика», «Физика» уку предметларында үзгәрешләр, таләпләр, мөмкинлекләр» республика семинары

2022 елның 9 февралендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты математика һәм физика укытучылары өчен «Яңартылган ФДББС: «Математика», «Физика» уку предметларында үзгәрешләр, таләпләр, мөмкинлекләр» республика семинарын үткәрә.
Семинарда математик белем бирү эчтәлеген яңарту һәм аны «Математика» предметы буенча төп мәктәпнең үрнәк эш программаларында чагылдыру, «Физика» предметы буенча үрнәк эш программасы эчтәлеге үзенчәлекләре турында фикер алышу булачак.

Семинар җитәкчеләре: 

  • Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты заманча белем бирү технологияләре һәм белем бирү эчтәлеген проектлаштыру кафедрасы доценты, педагогика фәннәре кандидаты Исмәгыйлева Р.Р.;
  • Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты заманча белем бирү технологияләре һәм белем бирү эчтәлеген проектлаштыру кафедрасы доценты, педагогика фәннәре кандидаты Әхмәтшина Г,Х,

Математика һәм физика укытучыларын видеоконференция форматында семинарда катнашырга чакырабыз.
Чара 13.00 сәгатьтә башлана.

Семинарга теркәлү 07.02.2022 гә кадәр түбәндәге сылтама буенча:
 https://forms.yandex.rU/u/6194c8446bde5dfb0eeaa60a/

Семинарны оештыручы:
Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Заманча белем бирү технологияләре һәм белем бирү эчтәлеген проектлаштыру кафедрасы, 8(843)236-68-11, iromatem@mail.ru