• Русский
  • Татарча

Россия халыкларының мәдәни мирас елына багышланган мәдәни-белем бирү очрашулары циклының ачылышы

Татарстан Республикасының Мәгарифне үстерү институты һәм Татарстан Республикасының сынлы сәнгать дәүләт музее Россия Федерациясендә Россия халыкларының мәдәни мирас елын уздыру кысаларында «Сәнгать» предметы өлкәсе педагоглары өчен мәдәни-белем бирү вакыйгалары циклын ачтылар.

2022 елның 26 гыйнварында онлайн режимда Институтта педагоглар һәм музей җәмгыяте вәкилләре очрашуы булды.

Бакый Идрис улы Урманченың иҗади мирасына багышланган «XX гасыр һәм рәссам: сәнгатьтә үз юлыңны ничек табарга һәм саклап калырга мөмкин иде» лекциясен сәнгать фәннәре кандидаты, Татарстан Республикасының сынлы сәнгать дәүләт музее фәнни тәэминат һәм нәшрият эшчәнлеге буенча директор урынбасары Динә Диас кызы Хисамова үткәрде.
Лекция барышында рәссамның иҗади үсеш этаплары ачылды, аның биографиясенең мөһим этаплары әйтелде, шулай ук аның мирасына татар профессиональ рәсем сәнгатенә нигез салучы буларак һәрьяклап характеристика бирелде.
Д.Д. Хисамова Б.И.Урманченың Татарстан Республикасы сынлы сәнгать музее коллекциясендә, шулай ук Россиянең сәнгать җыеннары фондларында саклана торган .архив фотосурәтләрен, картиналар һәм скульптура эшләре сурәтләрен күрсәтте. 
Иҗади очрашу әлеге укыту форматының үз вакытында үтәлүе турында сөйләгән тыңлаучыларда җанлы кайтаваз алды.

Фотогалерея: