• Русский
  • Татарча

Анонсы и Новости

«К.Д. Ушинский исемендәге китапханә» мәгълүмат үзәге «Китапханәдә минем #хештеглар» дигән вебинар уздыра

7

Хөрмәтле хезмәттәшләр!
Россия мәгариф академиясенең «К.Д. Ушинский исемендәге китапханә» мәгълүмат үзәге дистанцион белем бирү шартларында мәктәпкә һәм мәктәп китапханәсенә ярдәм буларак вебинарлар сериясен дәвам итә.
2020 елның 16 апрелендә Мәскәү вакыты белән 11:00 сәгатьтә «Китапханәдә минем #хештеглар» дигән вебинар узачак, анда сез укучыларны кызыксындыра торган челтәр китапханә уенын ничек оештырырга икәнен белерсез.

"Укучыларны дистанцион укытуны нәтиҗәле гамәлгә ашыру өчен цифрлы инструментларга күзәтү" вебинарлар сериясе

5

Хөрмәтле хезмәттәшләр!
2020 елның 10-24 апрелендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты «Цифрлы белем бирү мохите» ФИП һәм «Ачык мәктәп» ресурс үзәге эшчәнлеге кысаларында мәктәп педагогларына «Укучыларны дистанцион укытуны нәтиҗәле гамәлгә ашыру өчен цифрлы инструментларга күзәтү» дигән вебинарлар сериясен тәкъдим итә.

Сезне Александр Кондаков белән вебинарга чакырабыз!

2

Кадерле кулланучылар, дуслар һәм хезмәттәшләр!

Сезне 5 апрельдә Мәскәү вакыты белән 13.00 сәгатьтә Александр Михайлович Кондаков һәм Николай Яковлевич Карпушин белән «Тормышка килеп кергән челтәр: баланың әхлакый дөньясы» дигән вебинарга чакырабыз.
ТЕРКӘЛҮ

"Дистанцион укыту чорында укучыларга, педагогларга һәм ата-аналарга психологик яктан ярдәм итүнең оештыру һәм методик мәсьәләләре" онлайн-конференциясе

12

2020 елның 9 апрелендә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, «Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты» өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт автоном мәгариф учреждениесе белән берлектә, Татарстан Республикасы үзәкләрендәге педагогик-психологлар өчен "Дистанцион укыту чорында укучыларга, педагогларга һәм ата-аналарга психологик яктан ярдәм итүнең оештыру һәм методик мәсьәләләре" онлайн-конференциясен үткәрде.

Һөнәри белем бирү оешмаларының гомуми, гуманитар һәм табигый-фәнни дисциплиналары укытучыларының квалификациясен күтәрү кысаларында вебинарлар сериясе

15

«Һөнәри белем бирү оешмаларында, гомуми, гуманитар һәм табигый-фәнни дисциплиналарга һөнәри ориентлашкан белем бирү технологияләре» өстәмә квалификация күтәрү программасын тормышка ашыру кысаларында көллият һәм техникумнарның педагогик хезмәткәрләре өчен вебинарлар сериясе планлаштырылган.

«Мәктәпкәчә белем бирү программалары кысаларында татар мультипликацион фильмнарын куллану» видеосеминары (татар телендә).

7

«Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты» өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт бюджет мәгариф учреждениесе квалификация күтәрү кысаларында педагоглар игътибарына «Мәктәпкәчә белем бирү программалары кысаларында татар мультипликацион фильмнарын куллану» видеосеминарын (татар телендә) тәкъдим итә.

Семинар буенча сораулар һәм фикерләрне arsk.mnr@mail.ru адресы буенча калдыра аласыз.

"Төп дәүләт имтиханнарына әзерлек үзенчәлекләре" вебинары

78

2020 елның 14 апрелендә 12.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты рус теле һәм әдәбияты укытучылары өчен "ТДИ-2020 гә әзерлек үзенчәлекләре" дигән вебинар уздыра.
Семинарда тыңлаучыларның катнашуы коммерцияле булмаган нигездә үткәрелә.
Вебинарның максаты: гомуми белем бирү оешмалары укытучыларына дистанцион укыту шартларында 9 сыйныфта рус теле буенча ТДИга әзерлек турында мәгълүмат бирү.

Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты педагоглар һәм мәктәпкәчә белем бирү оешмалары җитәкчеләре өчен "Сукмаклар" инновацион мәгариф программасында балалар инициативасына ярдәм итү " видеосеминарын тәкъдим итә

1
Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты педагоглар һәм мәктәпкәчә белем бирү оешмалары җитәкчеләре өчен "Сукмаклар" инновацион мәгариф программасында балалар инициативасына ярдәм итү " видеосеминарын тәкъдим итә.
Семинар буенча сораулар һәм фикерләрне irodou@mail.ru адресы буенча калдыра аласыз.

«Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен җайлаштырылган белем бирү программасы: структура, үзенчәлекләр» семинары

8

Хөрмәтле коллегалар!
2020 елның 17 апрелендә 13.00 сәгатьтә «Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты» өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт мәгариф учреждениесенең педагогика, психология һәм андрагогика кафедрасы «Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен җайлаштырылган белем бирү программасы: структура, үзенчәлекләр» дигән гамәли юнәлешле семинар үткәрә. Семинар Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының 2019 елның 27 декабрендәге 1931/19 номерлы боерыгы белән һәм Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районында белем бирү сыйфатын арттыру буенча чаралар планын тормышка ашыру кысаларында 2019/2020 уку елында расланган дәүләт биреме нигезендә әзерләнгән.

Татарстан Республикасының Милли электрон китапханәсе. Җыелма электрон китапханә каталогы

1

Хөрмәтле коллегалар!
Татарстан Республикасы Милли электрон китапханәсе ресурсларыннан файдаланырга тәкъдим итәбез.
2010 елдан «Татарстан Республикасының милли электрон китапханәсе» мәгълүмат системасы проекты гамәлгә ашырыла.

Pages