• Русский
  • Татарча

Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре башкарма комитетларының милли белем бирүне алып баручы методистлар һәм мәгариф бүлекләре (идарәләре) башлыклары урынбасарлары өчен онлайн-киңәшмә

Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгының 2021 елның 31 маендагы 286 номерлы боерыклары белән расланган башлангыч гомуми һәм төп гомуми белем бирүнең федераль дәүләт белем бирү стандартларын гамәлгә кертүгә әзерлек максатыннан, 2022 елның 25 гыйнварында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгында ТР МР башкарма комитетларының милли белем бирүне алып баручы методистлары һәм мәгариф бүлекләре (идарәләре) башлыклары урынбасарлары өчен онлайн-киңәшмә узды. Мәгарифне үстерү институтының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы җитәкчесе Шәмсетдинова Рәсимә Равил кызы киңәшмәдә спикер буларак катнашты.

Фотогалерея: